Рөстәм Миңнеханов: Татарстан – рәсми теркәлгән никахлар саны буенча Идел буе федераль округы лидеры

15.09.2021

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. Чарада Татарстанның барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән 46 гаилә катнашты.

«Традиция буенча, бүген без туган республикабызның чәчәк атуына зур өлеш керткән, балаларын җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләгән үрнәк Татарстан гаиләләрен хөрмәтлибез», - диде Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү сүзендә.

ТР Президенты республиканың күп балалы гаиләләренә аерым рәхмәт белдерде. «Сезнең һәрберегез икътисадның һәм социаль-мәдәни өлкәнең төрле тармакларында эшли. Сезнең арада педагоглар, табиблар, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, төзүчеләр, нефть химиясендә эшләүчеләр бар. Тырыш хезмәтегез белән сез Татарстанның алга таба үсешенә өлеш кертәсез, илнең рухи һәм икътисадый потенциалын арттырасыз. Ә иң мөһиме – сез намуслы һәм җаваплы ата-ана. Һәрберегезгә рәхмәт!» - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан бүген рәсми теркәлгән никахлар саны буенча Идел буе федераль округында лидерларның берсе булып кала. Узган ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч өчтән бер өлешкә арткан. «Димәк, татарстанлылар киләчәккә оптимизм белән карыйлар. Республикада балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен күп эш башкарыла, торак төзелеше, мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт, яшьләр сәясәте, гражданнар тормышы өчен уңайлы мохит формалаштыру өлкәсендә дистәләгән программалар уңышлы тормышка ашырыла», - дип өстәде ТР Президенты.

Тантаналы чарада Балтач районыннан 15 бала тәрбияләүче Хәбир һәм Алсу Мөхәрләмовлар катнашты. Рөстәм Миңнеханов Мөхәрләмовларны Россия Федерациясенең «Ата-ана даны» ордены белән бүләкләде.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов 5 бала әнисенә «Ана даны - Материнская слава» медальләрен тапшырды: Мөслим районыннан Луиза Габдрахмановгаа, Кама Тамагы районыннан Альбина Гыйззәтуллинага һәм Балтач районыннан Анна Филиповага. Шулай ук Казаннан 6 бала анасы Марина Варламова да Татарстанның дәүләт бүләгенә лаек булды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.