Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чаллы шәһәренә килде. Визит барышында ул «Дулкын» йөзү бассейнының капиталь ремонт нәтиҗәләре белән танышты, шулай ук ТОСЭР резиденты - «ТЭСК» компаниясенең җитештерү мәйданчыгында булды. Аны Автошәһәр мэры Наил Мәһдиев озата йөрде.
«Дулкын» бассейны М.Ш. Бибишев ис. «Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбе структурасына керә. Объект 1983 елда төзелгән. Ремонт эшләрен августта төгәлләгәннәр. Төзүчеләр фасадны тышлаганнар, яңа ишекләр, тәрәзәләр һәм витражлар урнаштырганнар, инженерлык коммуникацияләрен алыштырганнар. Бассейн касәсе һәм аның технологик җиһазлары тулысынча яңартылган.
Рөстәм Миңнеханов спорт комплексы бүлмәләрен карап чыкты, синхрон йөзү буенча команда тренировкаларын карады, шулай ук тренажер залының җиһазланышы белән танышты.
Аннары ТР Президенты «ТЭСК» заводында булды. Предприятие эшчәнлеге һава-бүлү челтәрләре өчен арматура чыгаруга юнәлдерелгән. Компания ТОСЭР резиденты статусын 2017 елда алган. Производствода 43 кеше эшли.
Рөстәм Миңнеханов җитештерелә торган продукция үрнәкләре белән танышты һәм җитештерү линияләрен карап чыкты. Компания җитәкчесе хәбәр иткәнчә, агымдагы елда 10 кВ. га кадәр көчәнешле товарлар ассортиментын киңәйтү, ә 2022-2023 елларда 10-35 кВ.лы яңа продукция эшләү һәм үзләштерү планлаштырыла.
Рөстәм Миңнеханов продукция сыйфатын югары бәяләде, шулай ук җитештерүчеләрне үзебезнең һәм чит ил базарларын активрак үзләштерергә өндәде.