2011 елда Татарстан Республикасында планлаштырылган торак төзелешенең күләме 2,843 млн. кв. метр тәшкил итәргә мөмкин

07.08.2008

2008 елның 7 ае эчендә Татарстан Республикасында 1,328 млн. кв м. торак яки еллык йөкләмәнең 61,3% ы төзелгән. Быел республикада барлыгы 2 млн. 165 мең кв метр торакны төзеп сафка бастыру планлаштырыла, шуның өчтән берен – 709 мең кв. метрын – республиканың социаль ипотека программасы буенча төзелә торган торак тәшкил итәчәк.

Бу турыда бүген Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясе утырышында ведомство башлыгы Марат Хөснуллин хәбәр итте.

Коллегия утырышы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференцэлемтә режимында үтте.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президент аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев, муниципаль районнарның администрация башлыклары, төзелеш оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин хәбәр иткәнчә, 2015 елга, Рәсәй буенча гомумән алганда, бер кешегә 1 кв. метр исәбеннән торак төзелеше дәрәҗәсенә чыгу планлаштырыла. Татарстанда шулай ук торак төзелеше үсеше планлаштырыла. Аның өчен республикада комплекслы баланс тигезлеге сакланган төзелеш программасы булу кирәк.

Мәсәлән, 2008 елга республикада 2,165 млн. кв. метр торакны сафка бастыру планлаштырылган булса, 2009 елга планлаштырылган сафка кертү күләме - 2,370 млн. кв. метр, 2010 елга - 2,370 млн. кв. метр. Бу сафка бастырыласы торак күләменең яртысы диярлек республика башкаласында урнашачак. 2008 елда 900 мең кв. метр төзү күздә тотылса, 2009 елда – 985 мең кв. метр, 2010 елда – 1,079 млн. кв. метр һәм 2011 елда – 1,181 млн. кв. метр.

Татарстан Республикасындагы “Арзан һәм уңайлы торак Рәсәй гражданнарына” программасын гамәлгә ашыруга килгәндә, республика торак төзелешенең эре инвестиция проектларына дәүләт ярдәме күрсәтү схемасында да актив катнаша. Мәсәлән, Марат Хөснуллин сүзләренә караганда, республиканың, инженерлык челтәре төзелешенә җәлеп ителгән кредитлар буенча йорт салучылар компанияләренә процентлы акча түләү өчен, федераль бюджеттан исәп тотылган компенсациягә өч ел вакытка дип каралган инде расланган килешүе бар (гомуми мәйданы 2,82 мең га булган 15 проект һәм 11 млн. кв. метрга кадәр үстерелештәге 8,62 млн. кв. метр сафка кертелергә планлаштырылган торак).

”Тулаем алганда, Татарстан Республикасы торак төзелеше буенча Рәсәй регионнары арасында, бары тик Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе һәм Краснодар крайларыннан гына калышып, 4 нче урында тора”, - дип билгеләп үтте Марат Хөснуллин.

Республикада сәнәгать төзелеше турында сүз алып барганда, министр, иң эре объектларның берсе булып, төзелеш күләме 222 млрд. сум булган (2008 ел бәяләре белән) Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү заводлары комплексы (Түбән Кама) торуын әйтеп китте. Аның сүзләренә караганда, ел ахырына кадәр бу объект төзелешенә 5-6 меңгә кадәр төзүче җәлеп ителергә мөмкин, чөнки проект кызу темплар белән бара. Инженер һәм эшчеләрне урнаштыру өчен, якынча 160 мең кв. метр торак төзеләчәк.

Әһәмияте һәм күләме буенча икенче урында тора торган объект – “Алабуга” махсус икътисади зонасы. Марат Хөснуллин “Алабуга” махсус икътисади зонасында төзелешнең 6 млрд.сум тирәсе үзләштерелгән I чираты тапшырылганлыгын искәртте. Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы объектларны төзү өлешендә “Алабуга” махсус икътисади зонасының территориясен хәзерләү өч елда (планда каралганча) түгел, ә ике елда да төгәлләнергә мөмкинлеген әйтте.

Гомумән, Татарстан Республикасының икътисадын һәм социаль сферасын үстерүгә 2008 елның гыйнвар-май айларына 63,6 млрд. сум күләмендә инвестицияләр тотылган, бу 2007 елның шушы ук чоры күрсәткечләреннән 43,4% ка артыграк. Физик күләм индексы 121,6% тәшкил иткән.

2008 елның гыйнвар-май айларына “Төзелеш” эшчәнлек төре буенча 43,4 млрд. сумлык подряд эшләре үтәлгән. Узган елның шул ук чорына чагыштырма бәяләрдә алынган физик күләм индексы 131,5% тәшкил иткән.

2008 елның гыйнвар-май айларына “Төзелеш” эшчәнлек төре буенча эре һәм урта оешмаларда уртача хезмәт хакы 15,8 мең сум (узган елның шул ук чорына 31,6% ка үсеш) тәшкил иткән.

2008 елның гыйнвар-май айларына эре һәм урта оешмалар буенча “Төзелеш” эшчәнлек төренең сальдоланган финанс нәтиҗәләре уңай суммаларда 663,9 млн. сумда формалашкан. Зыянсыз хуҗалык итә торган предприятиеләр өлеше 79,1 % тәшкил иткән.

Коллегиядә докладлар белән «Автоградбанк» дәүләт коммерция банкы ЯАҖ идарәсе рәисе Венера Иванова, “Торак өчен ипотека буенча кредит бирү агентлыгы” ААҖ (Мәскәү) рефинансирование системасының үсеш департаменты директоры Владимир Петренко, “Карпов исемендәге химия заводы” ААҖ нең (Менделеевск) генераль директоры Дамир Шәмсин чыгыш ясадылар.

Коллегия утырышында йомгаклау сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.

Утырыш ахырында Төзүчеләр көне уңаеннан Татарстан Республикасы төзелеш сферасында аеруча хезмәт күрсәткән эшчеләрне бүләкләү процедурасы башкарылды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы Министрлыгы матбугат хезмәте