Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Туризм буенча Федераль агентлык җитәкчесе Зарина Догузова белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Зарина Догузова Татарстан башкаласына кичә, 13 нче сентябрьдә килде. Ул Мәскәүдән Казанга туристлар өчен беренче субсидияләнгән чартер рейсын озата барды, әлеге рейс Ростуризмның махсус программасы кысаларында оештырылган.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Зарина Догузова туризмны үстерү мәсьәләләре, кунакчыллык инфраструктурасын камилләштерү һәм Татарстанның туристик маршрутларын популярлаштыру буенча өстәмә чаралар турында фикер алыштылар.
Шулай ук ТР Президенты Ростуризм башлыгына ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды.