Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Җиңел атлетика бөтенроссия федерациясе президенты Валентин Балахничев белән очрашты. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда ТР яшьлəр эшлəре, спорт һəм туризм министры Рафис Борһанов, Универсиада дирекциясе җитәкчесе Владимир Леонов, Татарстан Җиңел атлетика федерациясе президенты Хафиз Салихов катнаштылар.
Очрашу барышында Валентин Балахичев билгеләп үткәнчә, Татарстан зур ярышларны уздыру һәм оештыру буенча алдынгы алымнары белән үрнәк булып тора. "Заманча спорт корылмалары төзелгән генә түгел, анда белгечләр дә эшләп килә", - ТР Президентына мөрәҗәгать итеп дип белдерде В.Балахичев.
Очрашуда яклар җиңел атлетика буенча Россия җыелма командасының Казанда узачак Универсиадага әзерлеге барышы һәм башка мәсьәләләр буенча турында фикер алыштылар.