Ленинград өлкәсе делегациясенең Татарстанга килүе – гамәли чара һәм ул өлкә вәкилләрен республиканың төрле тармакларындагы тәҗрибә белән таныштыруга юнәлдерелгән. Бу хакта бүген Ленинград өлкәсе делегациясен җитәкләүче губернатор Александр Дрозденко Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов белән очрашу йомгаклары буенча белдерде. Очрашу Казан Кремлендә узды, анда шулай ук вице-премьер – республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан вице-премьеры Әсхәт Сәфәров, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Ленинград өлкәсе делегациясе әгъзалары катнашты.
Губернаторны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Татарстан делегациясе Ленинград өлкәсендә 2011 елның сентябрендә булган иде , һәм анда күргәннәр Татарстан Республикасы Президентының күңеленә хуш килгән. “Без анда Усть-Луга сәүдә портын күрдек. Бу проект бөтендөнья дәрәҗәсендә, минем фикеремчә, ул ил икътисады өчен киң мөмкинлекләр ача, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Исәпләвемчә, безнең эре товар җитештерүчеләр – “ТАИФ” һәм “Татнефть” – монда үз мәнфәгатьләрен үзе кайгыртырга тиеш”.
Татарстан Президенты Ленинград өлкәсе делегациясе әгъзаларына республиканың икътисадый үсеше, Татарстанда гамәлгә ашырыла торган эре инвестиция проектлары турында сөйләде. Очрашуда катнашучылар ике регионның хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар, очрашу тәмамланганнан соң журналистларның сорауларына җавап бирделәр.
Ленинград өлкәсе губернаторы Александр Дрозденко хәбәр иткәнчә, регион делегациясе Татарстанга кайбер мәсьәләләр буенча тәҗрибә уртаклашырга килде. Саба районындагы орлыкчылык комплексында булу Ленинград өлкәсендә нәкъ менә шундый комплекс эшли башлауга бәйле. “Без Татарстан Президенты белән Ленинград өлкәсенннән республикага кайбер нәрсәләрне өйрәнү өчен эшчеләр китерү турында сөйләштек”, - диде А.Дрозденко.
Ленинград өлкәсен Татарстанның нефть химиясе комплекслары һәм технопарклар үсеше дә кызыксындыра, чөнки регионда Усть-Луга диңгез порты белән янәшә сәнәгать зонасы оештырыла, ул нефть эшкәртүгә юнәлдерелә.
“Без Татарстанның электрон документ әйләнеше, дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталы белән таныштык. Татарстан Хөкүмәте куллана торган технологияләрне без үзебездә дә кертәчәкбез дип Татарстан Республикасы Президенты белән сөйләштек без”, - диде Александр Дрозденко.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов үз чиратында Татарстан белән Ленинград өлкәсе өчен уртак Ford Sollers проекты булуын искә төшерде – компаниянең җыю заводлары ике регионда да урнашкан. “Үткән ел гына якынча 20 млрд сумлык продукция республикага Ленинград өлкәсеннән шушы проектка бәйле рәвештә килде”, - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты.
Ул Ленинград өлкәсенең географик яктан уңайлы урнашуына да басым ясады, шуңа күрә бу регион безне хезмәттәшлеккә җәлеп итеп тора. Региондагы порт зоналары, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, нефть һәм нефть продуктларын экспортлау өчен генә түгел, эчке куллану өчен киләчәктә эшкәртү өчен дә бик кирәкле булачак.
“Регионнарның хакимият органнары эше өлкәсендә дә тәҗрибә алмашу бик мөһим. Теге яисә бу бурычларны хәл иткәндә без бер-беребезгә тигезләнсәк, бик әйбәт булыр иде, мәсәлән, сәламәтлек саклау, социаль хезмәт күрсәтүләр тармакларында”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
“Безнең регионнар үсеше турындагы фикерләребез уртак, ул махсус мәйданчыклар оештырудан гыйбарәт, алар үзенә күрә “үсеш нокталары” бит. Безнең бурыч – предприятиеләребез Ленинград өлкәсендәге плацдармны куллану буенча эшебезне берләштерү, һәм аннан килгән партнерлар бездә дә эшләсен иде”, - дип саный Татарстан Президенты.
Аның сүзләренчә, Ленинград өлкәсе АПК буенча да гомер-гомергә куәтле булды, бу тәҗрибә Татарстан өчен аеруча мөһим.
Бүген Ленинград өлкәсе делегациясе Казанда “Химград”та, IT-паркта һәм “Казаноргсинтез”да булды, көннең икенче яртысында республиканың Кама аръягы зонасына юнәләләр.