Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы культураларын җыеп алу һәм көзге чәчү буенча агымдагы вәзгыять турында сөйләде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Ашлыклардан бөртеккә кукуруз җыю дәвам итә. Бүгенге көнгә 13,5 мең га суктырылган, ягъни мәйданның 24%ы. 43,2 мең тонна ашлык суктырылган. Министр киләсе елга кукуруз мәйданнары артачак дип белдерде. Корылыклы шартларда да, технологик таләпләрне үтәгәндә дә, бөртеклеләрдән 2-3 тапкыр артыграк уңыш биргән.
Шикәр чөгендерен җыю дәвам итә. Бүгенге көнгә 10,5 мең га (21%) җыеп алынган, уңыш – 195 ц/га гына, шикәр чыгышы – 16,7% (+1,9%). 50 мең тоннадан артык уңыш алынган. Министр билгеләп үткәнчә, быел чөгендер тармагы уртача биш еллык күрсәткечкә 1,3 млн. тоннага якын тамыр азык җыя булмаячак – бу шактый финанс югалтулары.
Бәрәңге 21% яисә 800 га мәйданда җыелган, уртача уңыш – 155 ц/га. Бүгенге көнгә 12 мең тонна бүлбе җыеп алынган. Гомумән алганда, халыкны бәрәңге белән тәэмин итү буенча проблемалар көтелми.
Көнбагыш, һава температурасы югары булу сәбәпле, алдагы еллар белән чагыштырганда, иртәрәк өлгереп килә. Хәзерге вакытта чәчүлекләрне десикацияләү бара. Шулай ук әлеге майлы культураны урып-җыю башланган. Барлыгы 148 мең га мәйданда, көнбагыш 11,5 мең га мәйданда 17,3 мең тоннадан артык суктырып алынган. Әлегә уртача уңыш узган ел дәрәҗәсендә – 15 ц/га .
Марат Җәббаров көзге чәчү турында да аерым сөйләде. Бүгенге көнгә 420 мең га мәйданда көзге культуралар чәчелгән, ягъни фаразга карата 81%. Көзге чәчүне Арча (16,2 мең га), Әтнә (6,3 мең га), Кукмара (6,8), Питрәч (10,4) һәм Саба (7,6) районнары төгәлләгәннәр. Соңгы көннәрдә республиканың шактый территориясендә нәтиҗәле яңгырлар явып узды, бу исә шытымнар алырга мөмкинлек бирәчәк.
Терлек азыгы ихтыяҗдан 65%ка әзерләнгән: 475 мең тонна печән, 1,85 млн тонна сенаж, 1,2 млн тонна силос. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә кукуруздан силос салу дәвам итә. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда, күчмә калдыкны исәпкә алып, 917 мең тонна тупас һәм сусыл азык әзерләнгән, бу ихтыяҗның 97%ын тәшкил итә. Тагын 7 мең баш терлеккә азык әзерләргә яки сатып алырга кирәк. Шулай ук төрле каналлар буенча 270 мең тонна бөртекле фураж бүлеп бирелгән (ихтыяҗның 87%ы). Хуҗалыкларда савым сыерлары асрауга 266 млн. сумлык субсидия бирелгән. Бу ярдәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны терлек азыгы белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итүгә ярдәм итә.
Шулай ук министр эрозия процессларын һәм җил йөкләнешен киметү өчен урман полосаларын булдыруның өстенлекләре турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов бу практиканы уңай бәяләде һәм районнарга авыл хуҗалыгы җирләрендә эрозия булдырмау өчен агачлар утыртырга тәкъдим итте.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, республикада традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре старт алды. «Без быел аграрийларның билгеле бер проблемалары булуын аңлыйбыз, җәй коры булды. Әмма яшелчәләрне һәм бәрәңгене без җитәрлек күләмдә кайтарачакбыз. Сугару системалары булган авыл хуҗалыгы предприятиеләре бу эшне тәэмин итәргә әзер. Барлык шәһәрләрдә дә уңайлы мәйданчыклар булырга тиеш. Бу эш оештырылырга тиеш. Бәяләрне күзәтегез һәм, иң мөһиме, продукциянең сыйфатын күзәтегез», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә катнашучыларга.