Татарстан Президенты IESF җитәкчелеге белән Казанда киберспорт буенча дөнья чемпионатын уздыру турында фикер алышты

08.09.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара компьютер спорты федерациясе генераль секретаре, идарә әгъзасы Бобан Тотовски белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо»да «Россия – спорт державасы» форумы кысаларында узды.

International e-Sports Federation (IESF) - 2008 елда оештырылган халыкара спорт оешмасы. Киберспорт буенча дөнья чемпионатын (Esports World Championship) оештыра. Төрле илләрнең 120 илкүләм федерацияләрен берләштерә. 2010 елдан башлап IESFнең безнең илдә үз вәкиллеге бар.

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Бобан Тотовски Казанда киберспорт буенча дөнья чемпионатын уздыру перспективалары турында фикер алыштылар.

Очрашуда шулай ук Россия Компьютер спорты федерациясе президенты Дмитрий Смит та катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.