Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Олимпия комитеты президенты Станислав Поздняков белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо»да «Россия – спорт державасы» форумы кысаларында узды.
Очрашуда катнашучылар Россия җыелма командасы составында Татарстан спортчыларының Токиода узган Олимпия уеннарында чыгыш ясавы нәтиҗәләре, шулай ук атлетларны 2022 елда Пекиндагы кышкы Олимпия уеннарына әзерләү турында фикер алыштылар.
Очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов Станислав Поздняковка «Олимпия хәрәкәте, физик культура һәм спорт үсешенә зур өлеш керткән өчен» ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медален тапшырды.