Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Евгений Зиничевның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Ул хатыны Наталия Зиничевага телеграмма юллады.
«Хөрмәтле Наталия Николаевна! Тормыш иптәшегез, Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры, армия генералы Евгений Николаевич Зиничевның һәлак булуы турындагы хәбәр тирән тәэсир калдырды.
Дәүләт һәм җәмгыять иминлеген тәэмин итү буенча катлаулы хезмәт сайлаган батыр, намуслы кеше Евгений Николаевич – хезмәт итү бурычын үтәгәндә чын сакчы һәм коткаручы буларак вафат булды. Илебез шундый көчле, ышанычлы җитәкчене, тәҗрибәле профессионалны, Ватанга тугрылыклы кешене югалтуын аңлавы кызганыч. Евгений Николаевичны шәхсән белү бәхетенә ирешкән һәркем аның турында күңелендә якты истәлек саклар дип ышанам.
Сезнең кайгыгызны аңлыйм, ихлас күңелдән хәсрәтегезне уртаклашам. Сез көтмәгәндә бик якын, газиз кешегезне югалттыгыз, аның белән тормышларыгызны бүлешеп, балалар үстердегез – бу чиксез зур югалту һәм җан әрнеткеч хәл. Сезгә якыннарыгыз һәм туганнарыгызның ярдәмен, бу авыр көннәрдә рухи көч һәм ныклык телим".