Рөстәм Миңнеханов: Профессиональ һәм массакүләм спортны үстерү -Татарстан Республикасының өстенлекле юнәлешләренең берсе

08.09.2021

Профессиональ һәм массакүләм спортны үстерү - республикасының сәламәт яшәү рәвешенең аерылгысыз өлеше һәм өстенлекле юнәлешләренең берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия – спорт державасы» форумының пленар утырышында хәбәр итте.

Чарада Россия Федерациясе спорт министры Олег Матыцин, Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин һәм ФИНА президенты Хөсәен Әл-Мөсәллам катнашты. Видеоэлемтә буенча утырышта РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко чыгыш ясады.

«Россия - спорт державасы» форумы ачылышы уңаеннан Россия Президенты Владимир Путин катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Дәүләт башлыгы әлеге форумны үткәрү традициясенең 2009 елда нәкъ менә Казанда нигез салынуын искә төшерде. Ул шулай ук Россия гражданнарының мөмкин кадәр күбрәк спорт белән системалы рәвештә шөгыльләнә алсын өчен барлык шартлар булдыру кирәклеген билгеләп үтте.

Үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов ил җитәкчелегенә Татарстанга шундый әһәмиятле халыкара спорт чарасын уздыру хокукын ышанып тапшырганнары өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, 11 ел элек «Россия – спорт державасы» форумы республикада кардиналь үзгәрешләрнең башлангыч ноктасы булды. Сәламәт яшәү рәвеше идеяләрен актив пропагандалауга юнәлеш алынды: кирәкле шартлар тудыра, спорт объектлары төзи, спорт мәктәпләрен үстерә башладык.

"Татарстан үзе турында күптәннән безнең илнең спорт төбәге буларак белдерде. Ел саен республикада зур халыкара ярышлар үткәрелә. Соңгы елларда ил җитәкчелеге ярдәме белән республикада дөнья дәрәҗәсендәге күп кенә әһәмиятле спорт чаралары узды", - дип ассызыклады ТР Президенты.

Ул хәбәр иткәнчә, якындагы елларда республикада тагын берничә мөһим турнир уздыру планлаштырыла. Алар арасында 2022 елда волейбол буенча дөнья чемпионаты, 2023 елда махсус кышкы олимпиада, 2024 елда спортның су төрләре буенча Европа чемпионаты һәм 2025 елда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты бар. Шулай ук Казан 2024 елда спорт медицинасы буенча 38 нче Бөтендөнья конгрессын үткәрү хокукын бирергә әзер.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Россия – спорт державасы» форумы БДБ илләренең беренче уеннары белән бер үк вакытта уза: "Әлеге чаралар советлардан соңгы киңлек илләре өчен әһәмиятле вакыйга һәм чын мәгънәсендә бердәм бәйрәм булачак".

Татарстан Президенты бүгенге көндә республика спорт объектларының санын арттырырга, физкультура һәм спортны үстерергә мөмкинлек бирүче барлык федераль программаларда катнаша, аны киң халык өчен үтемлерәк итеп гамәлгә ашыра, дип игътибар итте.

"Үсеш алган спорт инфраструктурасы ярдәмендә республикада заманча технологик җиһазлар белән спортчылар өчен дә, һәвәскәрләр һәм җанатарлар өчен дә уңайлы шартлар тудырылган. Без бу юнәлештә актив эш алып барабыз һәм ирешелгәннәрдә тукталып калмыйбыз", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, форумда катнашучылар дискуссияләр кысаларында иң актуаль темалар буенча фикер алыша алачаклар: физкультура белән шөгыльләнүчеләр санын арттыру, спортта цифрлы һәм маркетинг технологияләре, спорт медицинасы һәм башка мәсьәләләр.

"Форум кысаларында кузгатылган темалар тирән өйрәнелер, ә чараның нәтиҗәләре спорт һәм физик культура үсеше өчен файдалы булыр дип өметләнәм. Без, үз чиратыбызда, яңа кызыклы тәкъдимнәр һәм якты чараларга һәрвакыт ачык", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.