Татарстан Президенты: Без ФИНА белән бергә яңа проектларны гамәлгә ашырырга телибез

08.09.2021

Бүген Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ФИНА президенты Хөсәен Әл Мусәлләмм белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо»да «Россия – спорт державасы» форумы кысаларында узды.

Игорь Левитин Әл Мусәлләм әфәндегә «Россия – спорт державасы» форумында катнашканы һәм Россия белән хезмәттәшлекне үстерүгә игътибары өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Татарстан белән ФИНА арасындагы мөнәсәбәтләрнең бай тарихын билгеләп үтте. "Без ФИНА коллегалары белән бергә үткәргән барлык чаралар да иң югары дәрәҗәдә оештырылды. Безнең дустанә мөнәсәбәтләр ныгыр дип ышанабыз", - диде ул.

Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, республика ФИНА белән яңа проектларны гамәлгә ашырырга тели, шул исәптән яшьләр арасында йөзүне популярлаштыру буенча да.

Хөсәен Әл Мусәлләм билгеләп үткәнчә, Россия Су спорты төрләрен үстерүгә зур өлеш кертә. Ул искәрткәнчә, аның Татарстанга июнь аендагы визиты ФИНА президенты вазыйфасында беренче чит ил визиты булды. Ул шулай ук Казанда ФИНА үсеше үзәге эшчәнлеген югары бәяләде, анда бүген дөньяның төрле илләреннән спортчылар шөгыльләнә ала.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.