Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республика программалары һәм илкүләм проектлар кысаларында объектлар төзүнең барышы, аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү турында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Быел республикада гомуми бәясе 8 млрд 600 млн. сумнан артык булган 17 республика программасы гамәлгә ашырыла. Хәзерге вакытта планлаштырылган программа чаралары 70%ка үтәлгән.
Республикада илкүләм проектларны тормышка ашыру өчен министрлык линиясе буенча 11 млрд. сум бүлеп бирелә. Биредә башкарылган эшләр күләме – 80%. Илкүләм проектларга кергән 95 объектның 11е тулысынча төгәлләнгән.
Министр билгеләп үткәнчә, яңа уку елы «Арт Сити» торак комплексында һәм «Салават Күпере» торак комплексында 2 гомуми белем бирү мәктәбе ачылу белән билгеләп үтелде.
«Торак» һәм «Хатын-кызлар мәшгульлегенә ярдәм итү» федераль проектлары кысаларында республикада 16 балалар бакчасы төзелә. Шуларның 11е подрядчыларның эшендә кала. Эшләрнең гомуми үтәлеше 84%ка якынлашкан. Бүгенге көндә 2 объект файдалануга тапшырылган.
Коммуналь челтәрләрне яңарту.
«Торак» федераль проекты буенча быел «Светлая долина» торак комплексында чистарту корылмалары реконструкцияләнә, эшләр башкару 29% тәшкил итә. Шулай ук «Җәй»торак комплексында су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү эшләре бара.
Җәмәгать киңлекләре.
Быел «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проектына 49 объект керә. ТМЭ 74% тәшкил итә. Кече шәһәрләр конкурсында җиңүчеләр буларак сигез объект төзекләндерелә. Алар буенча ТМЭ 71%ка башкарылган.
Экология.
Казанның чистарту корылмаларын реконструкцияләүнең беренче этабы кысаларында эшләр 30%ка башкарылган. Объект «Иделне савыктыру» федераль проектына кертелгән. Кощаково авылында биологик чистарту корылмалары әзер диярлек – подрядчыларга бераз эшлисе калган.
«Чиста ил» федераль проекты буенча Түбән Кама районының Прости авылында санкцияләнмәгән чүплекне рекультивацияләү бара. Биредә башкарылган эшләр күләме - 96% .
Зеленодольск районының Васильево бистәсендә «Чиста су» проекты кысаларында тормышка ашырыла торган су әзерләү станциясе төзелешендә эш 65%ка башкарылган.
Сәламәтлек саклау.
Тармакта беренчел звеноны яңарту дәвам итә. Бу юнәлешкә 42 фельдшер-акушерлык пункты керә. Төзелеш-монтаж эшләренең гомуми күләме 72% тәшкил итә, 7 ФАП төзелгән. 4 табиб амбулаториясен төзү дәвам итә. Биредә башкарылган төзелеш-монтаж эшләренең күләме 64% дип бәяләнә.
Спорт.
Быел республика программасы буенча төзелә торган 15 объектның бары тик 4 ябык футбол манежы гына эшләнеп бетмәгән. Әмма биредә дә эшләр ахырына якын – пландагы эшләрнең 89%ы үтәлгән. 9 универсаль спорт мәйданчыгы һәм 2 чаңгы базасы файдалануга тапшырылган.
Авыл җирлекләре башкарма комитетларының (советларының) биналары (биналары) төзелешендә подрядчыларга 2%тан да ким булмаган күләмдә акча үзләштерәсе кала. Программага кертелгән 13 объектның 9ы файдалануга тапшырылган.
Алты объект быел балаларны савыктыру лагерьларын төзү программасын формалаштыра. Әлегә программа чаралары планның 40%ка үтәлгән. Бер объект тәмамланган.
Дүрт объект халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча блок-модульле пунктлар төзү программасын тормышка ашыру кысаларында файдалануга тапшырылган. 12 объектта төзелеш эшләре 76%ка башкарылган.
Торак төзелеше өлкәсендә министр графиктан бераз алданрак баруын билгеләп үтте. 1 млн. 896 мең квадрат метр торак яки еллык планның 71%ы төзелгән. Узган ел белән чагыштырганда бу 102%. Тапшырылган 86 күп фатирлы йортның мәйданы 689 мең кв. м. - планның 54%ы.
Социаль ипотека программасы буенча быел 280 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылырга тиеш. 110 мең кв. м. торак төзелгән. 127 мең кв. метр, ә бу 35 күп фатирлы йорт якын арада тапшырылырга тиеш.
Шәхси торак төзелеше буенча еллык планны үтәү 98% тәшкил итә – бу 8 мең 127 йорт.
Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программасына 740 гаилә керә. Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы төгәлләнгән. Муниципалитетларга барлык кирәкле акчалар күчерелгән, ә бу – 60 млн. сум. Бу категориягә быел 49 гаилә керә.
"Биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләр" категориясендә 47 гаиләдән 32 гаилә үз сертификатларын тапшырган.
«Мәҗбүри күченүчеләр, чернобыльчеләр һәм Ерак Төньяктан күченүчеләр» категориясе вәкилләренә 8 торак сертификатын бирү каралган. Бирелгән 5 сертификатның 3се реализацияләнгән.
Шулай ук ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы төзелеш тармагында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык нормаларын үтәү темасына да тукталды. Төзелә торган объектларны тикшерү туктатылмый. Ел башыннан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге 1 мең 153 тикшерү үткәргән. Барлыгы 5 млн. 27 мең сумлык 88 карар чыгарылган. ҮҖО көче белән 1 мең 353 тикшерү үткәргән.
Дәүләт программалары кысаларында төзелә торган объектларда заказчы – Баш инвестицион-төзелеш идарәсе контроль-күзәтчелек чараларын үткәрә. Ел башыннан ДТИИ 555 тикшерү үткәргән.
Ачыкланган җитешсезлекләр оператив рәвештә бетерелә: 890 тәртип бозу очрагы теркәлгән, 882 бетерелгән.
Хезмәтне саклау һәм ковидка каршы нормативларны үтәү буенча таләпләр бик катгый булып кала бирә.
2021-2022 еллар җылылык чорына әзерлек.
Барлыгы 3 мең 250 котельный әзерләнгән, бу 99,5% тәшкил итә. 7 районда 17 котельныйны әзерлисе бар. Мәгариф объектлары буенча әзерлек 99,6% тәшкил итә, сәламәтлек саклау объектлары буенча - 99,5%, мәдәният объектлары буенча - 99,6%, спорт объектлары буенча - 98%. Социаль яклау объектларын әзерләү төгәлләнгән.
16 мең 859 күп фатирлы йортның әзерлек паспортлары рәсмиләштерелгән, бу 96,5% тәшкил итә.