Ленинград өлкәсе губернаторы ТР Саба районында булды

19.05.2013

Бүген Татарстанга губернатор Александр Дрозденко җитәкчелегендә Ленинград өлкәсе делегациясе килде. Килүгә кунаклар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә ТР Саба районының Лесхоз бистәсенә бардылар. 

Делегация әгъзалары "Нарат" боз сараенда  булдылар, алар анда хоккей командаларының уйнавын карадылар. Район башлыгы Рәис Миңнеханов Александр Дрозденкога Саба спортчыларының төрле спорт төрләрендәге уңышлары турында сөйләде. 

Ленинград өлкәсеннән килгән кунакларга селекция-орлыкчылык үзәген тәкъдир иттеләр. Комплексны төзү 1,008 млрд. сум акчага төшкән, ул 11 гектар җирдә урнашкан һәм ике ел элек ачылган. Былтыр биредә 12 миллион чыршы, нарат һәм башка ылыслы агачлар үсентеләре үстерелгән. Ленинград өлкәсе губернаторына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сөйләвенчә, бөтен үсентеләр диярлек бугенге көндә республика урман хуҗалыгына кирәк. 

Александр Дрозденко үз чиратында, бу көннәрдә Ленинград өлкәсендә дә шундый комплекс ачылганы турында сөйләде. Шуңа күрә регион өчен Татарстан тәҗрибәсе мөһим. 

Делегация әгъзалары үсентеләр үстерелә торган теплицаларны карадылар, алдынгы җиһазлар белән тәэмин ителгән гаилә үзәге, лабораторияне карап чыктылар. Александр Дрозденкога укыту үзәгендә харветсерлар (урман әзерләү өчен махсус тракторлар) операторлары өчен тренажер эшен күрсәттеләр. Тәүлек дәвамында бер харвестер урман кисүчеләр бригадасы ай ярым кискән хәтле урман әзерли ала.

Шулай ук делегациягә мондагы агач эшкәртүчеләр продукциясен күрсәттеләр, район чишмәсе суын эчерттеләр. Александр Дрозденко Саба суын кабып карагач, аны тәмен югары бәяләде.

Ленинград өлкәсе делегациясе әгъзалары Саба районына сәфәрләре ахырында СССРның атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов һәйкәленә чәчәкләр салдылар һәм Саба урман хуҗалыгы музеенда булдылар. Музейда  Александр Дрозденко мактаулы кунаклар китабында язу калдырды.

Иртәгә Ленинград өлкәсе делегациясе Казанның берничә предприятиесенә, ИТ-паркка һәм "Алабуга" МИЗга баралар. Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Дрозденко очрашу уздыралар, алар ике регион хезмәттәшлеге перспективалары турында фикер алышалар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Михаил Миронов