Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара районына эш сәфәренә барды, анда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы белән идарә итү дәүләт органы оешуга 100 ел һәм Лубян урман-техник колледжы оешуга 100 ел тулу уңаеннан бәйрәм чараларында катнашты. Чарада шулай ук РФ Табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары Сергей Аноприенко, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы башлыгы Иван Советников һәм Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү буенча федераль хезмәт җитәкчесе Игорь Шумаков т а катнашты.
Федераль ведомстволар вәкилләре белән бергә, Рөстәм Миңнеханов Лубян урман-техник көллиятендә булды. Хәзер биредә студентларны өч белгечлек буенча әзерлиләр: урман һәм урман-парк хуҗалыгы, икътисад һәм бухгалтер исәпкә алуы, ландшафт корылышы. Йөз еллык тарихында мәгариф учреждениесе 9,6 меңнән артык белгеч чыгарган. Бүгенге көндә көллияттә көндезге һәм читтән торып уку рәвешләре буенча 322 студент белем ала. Студентлар белән 34 педагог шөгыльләнә.
Рөстәм Миңнеханов һәм башка мөхтәрәм кунаклар уку процессы белән таныштылар, лабораторияләрнең мөмкинлекләрен бәяләделәр, шулай ук классларны карадылар. Уку йорты вәкилләре урман хуҗалыгының булачак белгечләрен әзерләгәндә заманча җиһазлар кулланылуы турында сөйләделәр. Махсус уку полигоннарында студентлар алган белемнәрен ныгыталар, кирәкле компетенцияләрне формалаштыралар. Шулай ук көллияткә визитлары барышында кунакларны урман тармагын цифрлаштыру белән дә таныштырдылар.
Тантаналы чарада чыгыш ясаганда, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, урман хуҗалыгы һәм әлеге тармак өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсе республика җитәкчелегенең һәрвакыт игътибар үзәгендә булачак.
ТР Президенты Лубян урман-техник көллияте эшенә югары бәя бирде. "Матди-техник база, белем бирү дәрәҗәсе, уку йортының җиһазланышы – болар барысы да дөнья стандартларына туры килә. Шулай ук биредә Ворлдскиллз стандартлары буенча дөнья чемпионатына белгечләр әзерләү бара. Гомумән, бүген урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең төп өлеше – Лубян урман-техник көллиятен тәмамлаучылар", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Президент уку йортының укытучылар составына, шулай ук тармак ветераннарына рәхмәт белдерде. Ул искә төшергәнчә, нәкъ 50 ел элек көллияткә әтисе белән бергә йөргән. "Минем өчен йөз еллыкта сезнең белән бу әһәмиятле вакыйгага шатланауыбыз мөһим. Бүген Лубян урман-техника көллияте – иң перспективалы уку йортларының берсе", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Табигать министры урынбасары Сергей Аноприенко ассызыклаганча, Татарстан урман хуҗалыгын үстерү һәм урман фондын саклау мәсьәләләренә зур игътибар бирә. «Республика урман торгызу һәм урман үрчетү буенча лидер булып тора. Җитди акчалар техник яктан яңадан коралландыруга юнәлдерелә", - диде ул.
Рослесхоз башлыгы Иван Советников, үз чиратында, Лубян урман-техник көллияте студентларының Татарстан урманчылары эшен лаеклы дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде.
Шулай ук мөхтәрәм кунаклар Лубян урман-техник көллиятенең һәм республиканың урман хуҗалыгы белән идарә итү дәүләт органының бер гасырлык юбилеена багышланган агач утырту тантанасында катнаштылар.