Фәрит Мөхәммәтшин: "Партия проектлары - "Бердәм Россия" эшчәнлегендә өстенлекле булып кала бирә"

18.05.2013


Бүген Мәскәүдә "Бердәм Россия" уздыра торган форумнар кысаларында партия лидеры, РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев "Бердәм Россия" партиясенең Югары һәм Генераль советларының уртак утырышын уздырды.

Партиянең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Татарстан төбәк бүлеге делегациясе катнашкан утырышта партия проектларын тормышка ашыру эшенә нәтиҗәләр ясау, якын киләчәккә партия бурычларын билгеләү һәм берничә мөһим оештыру карарларын кабул итү көн үзәгендә булды.

Партия проектлары буенча утырыш башында партия эчендәге платформалар кураторлары Владимир Плигин (либераль платформа), Сергей Железняк (социаль платформа) һәм Любовь Яровая (патриотик платформа) хисап тотты. Чыгыш ясаучылар федераль һәм төбәк партия проектларын тормышка ашырганда ачыкланган уңай һәм тискәре якларны билгеләделәр, соңыннан аларга Дмитрий Медведев аңлатма биреп китте. Ул, аерым алганда, эштә, федераль бюджеттан аз булмаган финанслауны таләп итүләрен исәпкә алып, "партия проектларының тиешле санын калдырырга" тәкъдим итте. Шул ук вакытта РФ Хөкүмәте башлыгы ассызыклаганча, "Бердәм Россия" ил халкының яшәү шартларын яхшыртуга, Россия икътисады үсешенә бәйле барлык өлкәдә дә җаваплылык үзәге булып кала.

"Дмитрий Медведев без көткән мөһим мәгълүматны әйтте - партия съездларын һәм Генераль, Югары советлар утырышларын уздыру форматы күпмедер үзгәрә, - дип хәбәр итте чара соңында Фәрит Мөхәммәтшин. - "Бердәм Россия"нең чираттагы утырышы быел көз көне була. Шулай ук партия проектларының киләчәгенә бәйле мөһим карар кабул ителде. Партия лидеры әйткәнчә, әлеге формат үзен аклаган. Шуңа күрә күпчелек проектлар "Бердәм Россия" эшчәнлегендә өстенлекле булып кала, һәм төбәкләргә бу планда "яшел ут" янды". Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, уртак утырышның бурычлары һәм карарлары партиянең Татарстан төбәк бүлегендә дә сөйләшенәчәк, һәм аларны исәпкә алып, алдагы адымнар эшләнелде.

"Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге мәгълүмат үзәге