Рөстәм Миңнеханов Россия Табигый байлыклар министрлыгы башлыгы урынбасары Сергей Аноприенко белән очрашты

03.09.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары Сергей Аноприенко белән очрашты. Очрашуда шулай ук Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы башлыгы Иван Советников һәм Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү буенча федераль хезмәт җитәкчесе Игорь Шумаков катнашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Очрашуда кайбер юнәлешләр буенча хезмәттәшлек перспективалары, уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасына визиты кысаларында федераль ведомстволар вәкилләре Татарстан Республикасы урман хуҗалыгына идарә итүнең дәүләт органы оешуга 100 ел һәм Лубян урман-техник колледжы оешуга 100 ел тулу уңаеннан бәйрәм чараларында катнашачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.