Роман Шәйхетдинов “Яңа белем” мәгариф марафонында Иннополисны үстерү перспективалары турында сөйләде

01.09.2021

Бүген Иннополиста цифрлар дөньясы һәм медиага багышланган “Яңа белем” федераль мәгариф марафоны башланды.

Экспертлар дискуссиясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов катнашты.

Роман Шәйхетдинов онлайн марафонда катнашучыларга “Иннополис” инновацион үзәген үстерү перспективалары турында сөйләде һәм аларны проектны гамәлгә ашыруда катнашырга чакырды, мәсәлән, Иннополиста үзләренең стартапларын булдырырга.

Дискуссиядә шулай ук Иннополис шәһәре мэры Руслан Шагалиев, “Иннополис” МИЗ генераль директоры Вадим Галиев, онлайн режимда шәхси спорт тренировкалары системасын булдырган Евгений Козунов, “Тере шәһәрләр” оешмасы илчесе Ольга Тохтина фон Браун катнашты.

“Яңа белем” II федераль мәгариф марафоны 1-3 сентябрьдә Россиянең алты шәһәрендә, шул исәптән “Иннополиста” уза.


ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов аппараты.