Татарстан Премьер-министры Питрәч районында “Алгоритм” технология лицеен ачты

01.09.2021

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Питрәч районы Көек авылында “Алгоритм” лицеен ачты.

Беренче сыйныф укучылары һәм республика җитәкчелеге катнашкан тантаналы линейкада Татарстан Премьер-министры барысын да Белем көне һәм яңа белем бирү учреждениесе ачылышы белән котлады.

“Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шәхсән үз исемемнән сезне Белем көне белән котлыйм. Бүген без Питрәч районының барлык балалары һәм ата-аналары өчен күптән көтелгән бүләк - Көек авылында технология лицее ачабыз”, - диде Песошин.

Аның сүзләренчә, 1 сентябрьдә республикада 460 меңнән артык укучы укырга бара, шуларның 55 меңнән артыгы беренче сыйныфка керә. Капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру кысаларында 45 мәгариф оешмасында яңа уку елына ремонт эшләре төгәлләнгән. Татарстанда бүген җиде яңа мәктәп ачыла.

ТР Премьер-министры ассызыклаганча, ел саен заманча мәктәпләргә таләпләр арта, ә яңа “Алгоритм” мәктәбе барлык кирәкле җиһазлар һәм инфраструктура белән тәэмин ителгән.

Мәктәп 1224 укучыга исәпләнгән, ул 176 көн эчендә төзелгән. Яңа уку елында “Алгоритм” лицеенда 1375 бала белем алачак. Яңа мәктәптә балаларны 75 педагогтан торган коллектив укытачак. Бинада зур бассейн, 456 урынлы ашханә, 560 урынлы актлар залы, ике спорт залы, тренажер залы, китапханә бар.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте. “Татар-Информ” МА материаллары файдаланылды.