Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин «Ак Барс Арена» стадионы территориясендә ачылган «Союзмультфильм» яңа анимация мәктәбендә булдылар. Соңыннан ул башка уникаль проект – «Союзмультпарк» мультимедиа үзәгенең бер өлеше булачак. Проект Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан «Союзмультфильм» белгечләре катнашында гамәлгә ашырылды (Сбербанк экосистемасына керә).
Президентка «Союзмультпарк»ны ике этапта эшләтеп җибәрү планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр. Беренче этап кысаларында анимация мәктәбе проекты тормышка ашырылды. Биредә төрле стильләрдә һәм техникаларда анимация булдыру, сценария сәнгате, режиссура, редакторлау, декорацияләү, тавыш бирү, операторлар эше нигезләрен өйрәнергә мөмкин булачак.
Рөстәм Миңнеханов анимация мәктәбенең төп мәйданчыкларын карап чыкты, интерактив аттракционнар, виртуаль һәм өстәмә чынбарлык технологияләре белән танышты.
«Союзмультпарк» тулысынча 2021 елның ноябрендә ачылыр дип көтелә. Монда килгәннәр анимация дөньясына чуму гына түгел, ә Татарстан Республикасының милли традицияләре белән танышачаклар. Шулай ук биредә Простоквашино авылы рәвешендәге стильләштерелгән кафе да барлыкка киләчәк.