Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Салават Күпере» торак комплексында яңа мәктәп ачты. Тантаналы чарада шулай ук Казан мэры Илсур Метшин да катнашты.
188 нче номерлы күп юнәлешле лицей 1224 укучыга исәпләнгән. Яңа белем бирү учреждениесендә заманча предмет сыйныфлары, ике бассейн һәм ике спорт залы, китапханә, актлар залы җиһазландырылган, тирә-юнь территорияләр төзекләндерелгән.
Рөстәм Миңнеханов укучыларны, ата-аналарны һәм педагогларны яңа уку елы башлану белән котлады. «Без «Салават Күпере»ндә шундый матур мәктәп ачылуга шатбыз. Биредә балаларны укыту һәм үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган. Сигез беренче сыйныф формалашкан, бу әлеге микрорайонның зур потенциалы турында сөйли. Ата-аналарга балаларыгыз бары тик шатлык һәм яхшы хис-кичерешләр генә китерсен иде. Ә укучыларга укуларында уңышлар телим», - диде ТР Президенты.
Аннары Рөстәм Миңнеханов уку сыйныфларын, шул исәптән инженер-технология кабинетларын карады, мәктәп ашханәсен, коворкинг-зоналарны карап чыкты, мәктәптәге куркынычсызлык чаралары белән танышты.
Шулай ук «Салават Күпере» торак комплексында Татарстан Президенты Парк-микрорайон территориясендә беренче җәмәгать киңлеге төзелеше барышы белән танышты. Бүгенге көндә биредә җәяүлеләр юллары һәм брусчатка мәйданчыклары, пандуслар һәм коймалар белән баскычлар оештырылган, яктырту баганалары куелган, территорияне яшелләндерү эшләре башкарылган. Объектны тулысынча киләсе елда тапшыру планлаштырыла.