Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Юллар салуда нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү» темасына түгәрәк өстәл утырышында катнашты. Чара «Казан Экспо» ААҖдә Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында узды. Чарада Казахстан Энергетика министры Нурлан Ногаев та катнашты. Модераторы буларак ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов чыгыш ясады.
Утырыш барышында «Автодор» объектларында нефть химиясе продукциясен куллану турында нотык яңгырады, ә КДАТУ вәкилләре үзләренең юллар салуда химия һәм нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтүгә юнәлдерелгән фәнни-инновацион эшләнмәләре турында сөйләделәр. Шулай ук «Түбән Кама нефть химиясе», «Газпромнефть-БМ» һәм «ТН-Инжиниринг» компанияләре белгечләре юллар катламының сыйфатын яхшырту буенча үз технологияләрен һәм продукциясен тәкъдим иттеләр.
«Бик күп кызыклы проектлар тәкъдим ителде. Нотыкчыларга рәхмәт. Без юллар салуга бик күп акча тотабыз. Безнең бюджет буенча гына да елына 40 млрд. сумга кадәр. Бу бик зур акча. Һәм без 3 елдан соң ук юллар җимерелә башлавын күрәбез. Материаллар һәм технологияләр буенча эшләргә кирәк. Хезмәт итү срогы битумнар һәм бәйләүче материаллар сыйфатына җитди рәвештә бәйле. Юл хезмәтләрендәге коллегаларыбызның бу проектларны эшләүчеләр белән турыдан-туры элемтәдә булуларын һәм аларның эшләнмәләрен куллануларын сорыйм», - диде Рөстәм Миңнеханов.