Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның 175 нче гимназиясендә булды, аның кушуы буенча монда капиталь ремонт ясалган. Чарада шулай ук Казан мэры Илсур Метшин һәм РФ Төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Никита Стасишин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов мәгариф учреждениесенең куркынычсызлык системасы белән танышты, керү төркемен, яңартылган актлар залын һәм ашханәне карады.
Коворкинг-зонада архитекторлар башкарылган ремонт эшләренең үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Бинаның тышкы кыяфәте тулысынча үзгәртелгән. Яңа китапханә һәм очрашулар үткәрү урыны оештырылган. Идән һәм түшәмнең яңа профиле эшләнгән. Фаҗига булган өченче катта ачык пространство оештырылган.
Рөстәм Миңнеханов мәктәп коллективы белән очрашты һәм укытучыларга уку йортына һөҗүм вакытында төгәл һәм оператив гамәлләре өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, шуның аркасында корбаннар азрак булды. «Сез үзегезне бик фидакарь тоттыгыз. Минемчә, сез барыгыз да – геройлар», - дип ассызыклады ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонт нәтиҗәләрен уңай бәяләде. «Бик кызыклы проект карарлары кулланылган, аларны алга таба да тиражларга кирәк. Биредә балалар өчен иң уңайлы шартлар тудырылган», - дип өстәде ул.
«Без бу фаҗига турында беркайчан да онытмабыз. Әмма киләчәк белән яшәргә кирәк. Биредә коллектив искиткеч, бик лаеклы мәктәп», - диде Татарстан Президенты.
Аннары Рөстәм Миңнеханов спорт мәйданчыгын, яңа бассейнлы комплексны һәм гимназиянең тышкы өлешендә төзекләндерү эшләре алып барыла торган хәтер бакчасын карады.
Узган уку елында мәктәптә 1037 бала, быел 1054 бала укыячак. 5 беренче сыйныф формалашкан, 1 сентябрьдә мәктәпкә 145 беренче сыйныф укучысы барачак.