Михаил Мишустин Татарстан халкын Республика көне белән котлады

30.08.2021

Россия Федерациясе Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстан халкын Республика көне белән котлады.

«Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән бәйрәм, Татарстан Республикасы көне белән котлыйм.

Күп гасырлар дәвамында бу матур һәм борынгы төбәктә төрле милләт һәм дин вәкилләре дус һәм тату яши, мәдәниятләрнең, гореф-гадәтләрнең һәм телнең үзенчәлеген саклап кала.

Татарстан - матурлыгы белән уникаль табигать, Бөек Идел һәм Кама елгалары, милли парклар һәм тыюлыклар, Карамалы таулары һәм Зәңгәр күлләр, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре – борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәрчеге. Бу - бөек галимнәр, язучылар һәм шагыйрьләр, композиторлар һәм рәссамнар ватаны.

Бүген Татарстан эре сәнәгать үзәге генә түгел, ә мәгълүмат технологияләрен үстерү буенча лидер да. Монда күп кенә IT-парклар тупланган, инновацион шәһәр – Иннополис төзелгән. Республикада икътисадка инвестицияләр җәлеп итү, кече һәм урта бизнесны үстерү өчен күп нәрсә эшләнә, агросәнәгать һәм төзелеш комплексларында эре проектлар гамәлгә ашырыла. Иң мөһиме - туризмны үстерү буенча актив эш алып барыла. Болар барысы да Татарстанда яшәүче кешеләрнең таланты, энергиясе һәм хезмәт сөючәнлеге аркасында булдырыла.

Алга таба да уңышлар, уңышлар һәм иминлек телим. Бәйрәм белән! Татарстан Республикасы Көне белән!».


ТР Президенты матбугат хезмәте