Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль әһәмиятле объектларны Интернет челтәренә срогыннан алда тоташтыру уңаеннан тантаналы чарада катнашты. Чара «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды. Видеоэлемтә аша тантанада республиканың барлык муниципаль берәмлекләре вәкилләре дә катнашты.
Татарстанда «Мәгълүмати инфраструктура» федераль проекты кысаларында 2019 елдан 2021 елга кадәр 3 мең 578 социаль әһәмияткә ия объект Интернетка тоташтырылган, шуларның 2 мең 347се – быел.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, әлеге проект гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән. Тизлеге югары Интернет республиканың барлык мәктәпләрендә дә пәйда булды инде. Хәзер моның белән ФАПлар, мәдәният йортлары, авыл клублары, китапханәләр, авыл җирлекләре администрацияләре һәм башка объектлар тәэмин ителгән.
ТР Президенты бу эшкә җәлеп ителгән белгечләргә һәм төзүчеләргә рәхмәт белдерде һәм барысын да якынлашып килүче Республика Көне белән котлады.
Проект Татарстанның 1900 торак пунктында урнашкан объектларны үз эченә ала. Шул ук вакытта тоташтырыла торган объектларның 98%ы авылларда урнашкан. Проектны гамәлгә ашыруда «Таттелеком» ГАҖнең 2 меңгә якын хезмәткәре катнаша.