Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Татарстанның күп балалы гаиләсен «Ел гаиләсе» конкурсында җиңүе белән котладылар

28.08.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев күп балалы Миңнуллиннар-Латыйповлар гаиләсен «Ел гаиләсе» бөтенроссия конкурсында җиңүе белән котладылар.

Татарстанлылар «Күп балалы гаилә» номинациясендә җиңделәр, шулай ук «Идел буеның уңышлы гаиләсе-2021» округ конкурсында «Ата-ана даны» номинациясендә беренче урынны яуладылар.

Күп балалы гаилә Зеленодольск районының Норлат авылында яши. Ирле-хатынлы Наил Рәшит улы һәм Рәисә Рәшит кызы 15 бала үстерәләр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев