Фәрит Мөхәммәтшин: “Партия проектларыбыз белән горурланабыз. Алар кешеләргә файда китерә”

17.05.2013


Бүген Мәскәүдә “Бердәм Россия” партиясенең берьюлы берничә чарасы узды. VII Медиафорумы һәм Партия проектлары форумы ачылды. Иртәгә аларның кысаларында партиянең югары һәм генераль советының уртак киңәйтелгән утырышын үткәрү планлаштырыла.

Форумда 700 дән артык кеше катнаша, шул исәптә Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә Татарстан “бердәмроссиялеләре” делегациясе дә бар.

Катнашучылар һәм кунаклар арасында – Россия Хөкүмәте әгъзалары, экспертлар, партиянең сәяси платформалары, федераль, төбәк һәм чит ил массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре. Бүген көн дәвамында төрле мастер-класслар уза.

Төп вакыйганың беренче көнендә федераль партия проектларын һәм төбәк өстенлекле социаль һәм инвестицион проектлар күргәзмәсе ачылды. Татарстан төбәк бүлеге “Тормыш сыйфаты. Сәламәтлек” партия проекты кысаларында гамәлгә куела торган мобиль фельдшер-акушерлык пунктлары төзелешен тәкъдим итте.

“Бүген “Бердәм Россия” 40 тан артык федераль һәм 380 төбәк проектларын гамәлгә куя, - дип ассызыклады Бердәм Россия” Югары советы рәисе Борис Грызлов.

“Бу форум – озак көтелгән этаплы эш, без “Бердәм Россия”нең яшәү дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән партия проектлары аша күп яңа эшләр гамәлгә куюын күрсәтергә тиеш”, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин күргәзмә ачылу тантанасыннан соң.

Дәүләт Советы Рәисе ачыклаганча, федераль, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдә андый проектлар 100 дән артык: физкультура-сәламәтләндерү комплекслары, Россия вузлары карамагында 500 бассейн, стадион һәм спорт мәйданнары, сәламәтлек саклау һәм медицина объектлары. Әлбәттә, аларда Татарстан да актив катнаша.

“Татарстан территориясендә гамәлгә куела торган проектлар саны буенча Россиядә беренче урынны били. Бүген игътибарга лаеклы төбәк проектын алып килдек. Аны “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге сәяси совет карары буенча гамәлгә куябыз. Ул – мобиль фельдшерлык-акушерлык пунктлары”, - ди билгеләп үтте “бердәмроссиялеләр” лидеры.

"Бу эш республика нефтьчеләре ярдәмендә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча алып барыла. ФАПлар һәр торак пунктта, һәр авылда куела, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, - Бу партия проектына күрше төбәкләр дә зур кызыксыну белдерә. Хәзер бу проектны ничек тә булса арзанрак итү бурычын куябыз”.

“Иң мөһиме уникаль партия проектының максаты – республика районнарында яшәүчеләргә үз вакытында сыйфатлы беренчел медицина ярдәме күрсәтү. Бу бик мөһим проект, без парламент партиясе, илнең һәм республиканың әйдәп баручы партиясе вәкилләре буларак бөтенроссия мәйданчыгында тәкъдим ителгән проект белән горурланабыз!”.

ТР Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, “Бердәм Россия” җитәкчеләре Сергей Неверов һәм Борис Грызлов Фәрит Мөхәммәтшиннан Татарстан проектын “Бердәм Россия” партиясе лидеры, РФ Хөкүмәт җитәкчесе Дмитрий Медведевка тәкъдим итүне сораган.

“Мәскәүгә “КАМАЗ” йөк машинасында күчмә ФАП макетын алып килдек. Мин партиянең кешеләр өчен файдалы эше турында сөйләргә һәм проектны күрсәтергә әзер”, - дип белдерде ул.

Республикада югары технологияле медицинаны үстерү белән бәйле проектны ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов шәрехләде. Татарстанда миокард инфарктына каршы көрәш башланды, дип аңлатма бирде ул. Бу күрсәткеч буенча үлем очраклары санын 18 процентка киметә алдык. Бу максатка махсус медицина үзәкләре һәм заманча дәвалау технологияләре төзелеше нәтиҗәсендә ирешелде. Республика территориясендә шундый 5 үзәк төзелде, анда тәүлек дәвамында миокард инфаркты белгән килгән пациентларга оператив ярдәм күрсәтеп гомерләрен саклап калалар.

“Бу эш бер генә клиникада түгел, ә республиканың бөтен территориясендә үткәрелә, - дип ассызыклады Айрат Фәррахов. – Әлеге проектта РКБ-2, РКБ, МКДЦ катнаша, хәзер бу проектка Казанның 7 нче хастаханәсе дә кушылды. Шулай ук проект Чаллыда, Әлмәттә, Түбән Камада да эшли. Татарстанда гамәлгә куелган проектның чыннан да тулы көченә эшләве куандыра”.

Фәрит Мөхәммәтшин мәгариф өлкәсендә шәхси-дәүләт партнерлыгы үсеше темасына багышланган фикер алышуда да катнашты. Форумның иртәгә булачак чараларында РФ Хөкүмәте әгъзалары да катнашыр дип көтелә.


“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте