Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Шойгу Казанда хәрби госпиталь нигезенә истәлекле таш салдылар

27.08.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Оборона министры Сергей Шойгу Казанда хәрби госпиталь нигезенә истәлекле таш салдылар. Яңа дәвалау учреждениесендә югары технологияле медицина ярдәмен хәрби хезмәткәрләр, аларның туганнары һәм якыннары, шулай ук республика гражданнары ала алачак.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда хәрби медицина тарихы йөз еллап исәпләнә. Беренче хәрби госпиталь Казанда Петр I указы буенча 1722 елда ачыла һәм Россиянең көнчыгышында иң эре хәрби-дәвалау учреждениесе булып тора.

«Яңа госпитальгә ихтыяҗ зур. Биредә республикабыз һәм Идел буе округы субъектлары хәрбиләренә махсус ярдәм күрсәтеләчәк. Бездә ике медицина югары уку йорты, белгечләр бар. Без куелган бурычны вакытында һәм яхшы сыйфатлы итеп башкарырга вәгъдә бирәбез», - дип ассызыклады ТР Президенты.

Сергей Шойгу республика җитәкчелегенә әлеге проектны гамәлгә ашыруда актив ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Ул бүгенге көндә объектны коммуникацияләргә тоташтыру буенча барлык мәсьәләләр дә хәл ителгәненә игътибар итте.

«Киләсе елның июлендә биредә беренче чират ачылачак, ә ел ахырына госпиталь тулысынча тапшырылачак, дип ышанам. Биредә төзелештә генә түгел, ә медицина өлкәсендә дә иң заманча технологияләр кулланылачак. Без инде табибларны, медперсоналны, Оборона министрлыгы стандартларына һәм Татарстанда билгеләнгән стандартларга туры килүче иң югары дәрәҗә итеп әзерли башладык», - дип өстәде министр.

150 урынга исәпләнгән яңа госпиталь Оренбург тракты тирәсендә РКХ янында урнашачак. Объект иң яхшы медицина аппаратлары, сыйфатлы дәвалау һәм теләсә нинди кыенлыктагы процедуралар башкару өчен кирщкле техника белән җиһазландырылачак. Моннан тыш, аны һәлакәтләр медицинасы хезмәтенең гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен бетерү системасына интеграциялиләр. Проект буенча медицина учреждениесе өч төп бинадан, КПП һәм ярдәмче корылмадан тора: дезинфекция пункты, медицина газлары станциясе, гараж һәм башкалар.

Белешмә өчен:

Карл Маркс һәм Ершов урамнары киселешендә урнашкан элеккеге Казан хәрби госпитале Россиядә иң борынгы госпитальләрнең берсе була. Ул 1722 елда Петр I указы буенча нигез салынган князь Мещерский исемендәге 1 нче Казан пехота полкы лазаретыннан үзгәртеп корылган. Медучреждение 1812 елгы Бөек Ватан сугышында катнашучыларны, 1830 һәм 1840 елларда холера белән авыручыларны кабул итә, ә 1864 елдан ул Казан хәрби округының округ госпиталенә әйләнә. Беренче бөтендөнья сугышы башлануга анда 1160 урын исәпләнә, ә Бөек Ватан сугышы вакытында 2320гә кадәр җитә.

Казан хәрби госпиталендә Россиянең танылган табиб хирурглары Александр Вишневский һәм Лев Левшин, невропатолог Григорий Клячкин, терапевт Семен Зимницкий эшләгән.

2012 елда госпиталь ябыла.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев