Татарстан Президенты һәм РФ Оборона министры Казан вертолет заводының җитештерү цехларын карадылар

27.08.2021

Казанга Россия Федерациясе оборона министры Сергей Шойгу эш сәфәренә килде. Аны С.П. Горбунов ис. Казан авиация заводының (КАЗ) «Борисоглебское» аэродромында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Россия хәрби ведомствосы башлыгы Казан авиазаводы тарафыннан дәүләт оборона заказын үтәү барышын тикшерде, шулай ук стратегик (Ту-160) һәм ерак авиацияне (Ту-22М3) яңарту программасын гамәлгә ашыру һәм яңа самолетлар төзү белән танышты.

Рөстәм Миңнеханов белән бергә Сергей Шойгу Ту-160 стратегик ракетоносецын карады һәм һава судносы бортына күтәрелде. Бүген предприятиедә самолетны яңарту буенча эшләр алып барыла. Әйтик, 2020 елның февралендә яңартылган Ту-160М беренче очышы булган, ә шул ук елның октябрендә яңа двигательле Ту-160М ракетоносцының очыш ясаган. 2021 елның мартында ракета йөртүче очышларның киләсе этабына –   башлангыч сынауларга әзерлек өчен «Туполев» ҖАҖнең очу-сынау базасына тапшырыла.

Алга таба Татарстан Президенты һәм РФ Оборона министры тирәнтен модернизацияләнгән Ту-22М3М очышын күзәттеләр.

Аннары кунаклар предприятиенең җитештерү куәтләрендә булдылар һәм Ту-160 ны җыю эшләренең барышы белән таныштылар.

Шулай ук Сергей Шойгу перспективалы пилотсыз очу аппаратлары күргәзмәсен дә карады.

 

Татарстан Президенты һәм РФ Оборона министры Казан вертолетлар заводының җитештерү цехларын карап чыктылыр

Россия Оборона министры Сергей Шойгу «Россия вертолетлары» холдингының Казан вертолетлар заводында (Ростех дәүләт корпорациясенә керә) Казанга эш сәфәре кысаларында булды. Оборона ведомствосы башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.

Татарстан Президенты һәм РФ Оборона министры агрегат-җыю производствосында, маляр һәм монтаж-җыю цехында булдылар. Җитештерүне карау барышында кунакларга Россия армиясе коралларынана берсе Ми-8МТВ-5-1 вертолетының яңартылган версиясен күрсәттеләр. Яңартылган машина Ми-8МТВ-5М исемен йөртә, ул армия авиациясенең заманча таләпләренә җавап бирә. Вертолетта импортны алыштыру буенча эшләр башкарылган, машинаның функциональ мөмкинлекләрен киңәйтә торган өстәмә җиһазлар урнаштырылган. КВЗ идарәче директоры Алексей Белых вертолетны камилләштерү буенча тәҗрибә-конструкторлык эшләренең тәмамлануы турында сөйләде. Конструкторлык документлары серияле җитештерү өчен расланган инде.

Ми-8МТВ-5М, төнге күзаллау функциясен кулланып, төнге очышлар башкарырга сәләтле, ә аның навигация һәм метеовәзгыятьне контрольдә тоту системалары бердәм мәгълүмат кырына интеграцияләнгән. Заманча элемтә чаралары комплексы РФ Оборона министрлыгы тарафыннан җибәрелә торган барлык төр вертолетлар арасында мәгълүмат алмашу функциясен тәэмин итә. Эксплуатациядәге Ми-8МТВ-5-1 вертолетлары яңартылган Ми-8МТВ-5М рәвешенә кадәр эшләп бетерелергә мөмкин.

Предприятиенең алдагы планнарында – Ми-8/17 сериясе хәрби-транспорт вертолетларын модернизацияләү. Машинаның очу-техник характеристикаларын яңа система куллану хисабына яхшырту планлаштырыла.

Шулай ук Сергей Шойгуга элегрәк күрсәтелгән ике Ми-38 вертолетының берсе җитештерү барышы турында хәбәр иттеләр. Һава судноларын китерүгә Контракт «Армия-2020» халыкара хәрби-техник форумы барышында имзаланды.

Татарстан Президенты һәм РФ Оборона министры «Цифрлы сәнәгать өчен кадрлар. «Кибердром» ярышлары режимында төгәлләнгән проект-конструкторлык карарларын булдыру» конкурсында Татарстаннан КНИТУ-КАИ һәм Иннополис Университеты студентлары да катнаша.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.