Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Шойгу Казан авиация заводында булдылар

27.08.2021

Казанга Россия Федерациясе Оборона министры Сергей Шойгу эш сәфәренә килде. Аны С.П. Горбунов ис. Казан авиация заводының (КАЗ) «Борисоглебское» аэродромында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Россия хәрби ведомствосы башлыгы Казан авиазаводы тарафыннан дәүләт оборона заказын үтәү барышын тикшерде, шулай ук стратегик (Ту-160) һәм ерак авиацияне (Ту-22М3) яңарту программасын гамәлгә ашыру һәм яңа самолетлар төзү белән танышты.

Рөстәм Миңнеханов белән бергә Сергей Шойгу Ту-160 стратегик ракетоносецын карады һәм һава судносы бортына күтәрелде. Бүген предприятиедә самолетны яңарту буенча эшләр алып барыла. Әйтик, 2020 елның февралендә яңартылган Ту-160М беренче очышы булган, ә шул ук елның октябрендә яңа двигательле Ту-160М ракетоносцының очыш ясаган. 2021 елның мартында ракета йөртүче очышларның киләсе этабына –   башлангыч сынауларга әзерлек өчен «Туполев» ҖАҖнең очу-сынау базасына тапшырыла.

Алга таба Татарстан Президенты һәм РФ Оборона министры тирәнтен модернизацияләнгән Ту-22М3М очышын күзәттеләр.

Аннары кунаклар предприятиенең җитештерү куәтләрендә булдылар һәм Ту-160 ны җыю эшләренең барышы белән таныштылар.

Шулай ук Сергей Шойгу перспективалы пилотсыз очу аппаратлары күргәзмәсен дә карады.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев