Рөстәм Миңнеханов Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Новиков белән очрашты

27.08.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Новиков белән очрашты.

Очрашуда Татарстан территориясендә кайбер юл проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре, шул исәптән Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен әйләнеп узучы М-7 «Волга» тиз йөрешле автомобиль юлы һәм «Казан – Екатеринбург» трассасы төзелеше, шулай ук «Казан» халыкара аэропортына каба юлны реконструкцияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм башкалар катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.