Татарстан Президенты «Интерсити» Төркия компаниясе башлыгы белән автоспортта хезмәттәшлек турында фикер алышты

26.08.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Интерсити» (Төркия) компаниясе идарәсе рәисе Вурал Ак белән очрашты.

«Интерсити» – автотранспортны арендалау буенча компания. 40 меңнән артык машина автопарклы базарда иң эре уенчы булып тора. Шулай ук компания Төркиядәге «Intercity Istanbul Park» спорт трассасына идарә итә.

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Вурал Ак автоспорт өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев