Алексей Песошин “Татэнергосбыт” АҖ Директорлар советы рәисе итеп сайланды

26.08.2021

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Татэнергосбыт” АҖ Директорлар советы утырышы  узды.

Утырыш “Татэнергосбыт” АҖ Директорлар советы рәисен һәм секретарен сайлаудан башланды.

Бертавыштан “Татэнергосбыт” АҖ Директорлар советы рәисе итеп Алексей Песошин сайланды.

Көн тәртибенә берничә актуаль мәсьәлә чыгарылган иде, шул исәптән “Татэнергосбыт” АҖнең 2021 елның беренче ярты елындагы эшчәнлеге нәтиҗәләре, 2021-2022 елларда Директорлар Советының эш планы, шулай ук 2021 елда “Татэнергосбыт” АҖ дә электр энергиясен исәпкә алуның интеллектуаль системасын булдыру” инвестицион программасын үтәү.

Компаниянең 2021 елның беренче ярты елындагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында “Татэнергосбыт” АҖ нең икътисад һәм финанслар буенча директор урынбасары Илсияр Гыймазетдинова доклад ясады.

Алга таба 2021 елда “Татэнергосбыт” АҖ дә электр энергиясен исәпкә алуның интеллектуаль системасын булдыру” инвестицион программасының үтәлеше мәсьәләләре буенча  “Татэнергосбыт” АҖ директоры Рифнур Сөләйманов чыгыш ясады.

Утырыш азагында Алексей Песошин барысына да яхшы эшләүләре өчен рәхмәт белдерде һәм уңышлар теләде.


“Татэнергосбыт” матбугат хезмәте