Рөстәм Миңнеханов: «Ак Барс» – безнең республиканың даны

26.08.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов КХЛның яңа сезоны башланыр алдыннан Казанның «Ак Барс» хоккей клубы җитәкчелеге, тренерлар штабы һәм уенчылары белән традицион очрашу уздырды.

«Чемпионат башланыр алдыннан команда белән очрашу, уңышлар теләү, без –  сезнең ышанычлы җанатарларыгыз икәнне билгеләү яхшы гадәт. Бу сезон тагын да уңышлырак булыр дип өметләнәбез. Әйе, узган сезонда без яхшы чыгыш ясадык, әмма ахырда бераз гына барып чыкмады. Шуңа да карамастан, сез – бронза призерлары», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Ак Барс» һәрвакыт лаеклы көндәш булды. «Ак Барс» – безнең республиканың даны. Иң мөһиме – команда рухы, кәеф, шулай ук бернинди проблемалар һәм имгәнүләр булмасын өчен тәләй килү кирәк. «Республика Президенты, хоккей җанатары һәм «Ак Барс» җанатары буларак, сезгә уңышлы сезон телим», - дип өстәде Татарстан Президенты.

«Ак Барс» ХК президенты һәм «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, команданың яңа уенчыларына мөрәҗәгать итеп, «Ак Барс»ның Татарстанда беренче номерлы команда булуын билгеләп үтте. «Сез, команда буларак, күп меңләгән кеше өчен үрнәк һәм үз-үзеңне тоту үрнәге булып торасыз. Сезнең аша республикабызны күрәләр. Көчле Татарстан турында сөйләгәндә, шул исәптән «Ак Барс»ны да искә алалар. Барысы да сезгә көч биреп торачак», - диде ул. Наил Маһанов быел Казан хоккеена 65 ел тула, дип тә искә төшерде.

«Ак Барс»ның баш тренеры команданың сизелерлек яңаруын билгеләп үтте. «Тәҗрибәле уенчыларны да, перспективалы яшьләрне дә алдык. Гагарин кубогын берничә тапкыр откан егетләр дә бар. Сезонга әзерлек вакытында зур эш башкарылды, үткәндәге хаталар исәпкә алынды. Киләчәккә без оптимизм белән карыйбыз һәм яңа сезонга әзербез», - дип ассызыклады Дмитрий Квартальнов.

Казан клубы капитаны Данис Зарипов сезон алды җыеннарын уңай бәяләде. Исегезгә төшерәбез, моңарчы «Ак Барс» ике тапкыр рәттән TANECO Чемпионнар кубогында җиңде. Данис Зарипов Рөстәм Миңнехановка Кубок күчермәсен тапшырды, шулай ук 2021/22 сезонының аның өчен профессиональ карьерасында соңгысы булачагын әйтте.

Яңа сезонда Казан хоккейчыларының беренче уены 2 сентябрьдә «Йокерит» белән узачак. Уен «Татнефть арена» бозында барачак.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев