Татарстан Президентына «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында инновацион проектлар тәкъдир иттеләр

26.08.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышын уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Кризис шартларында Татарстанның нефть эшкәртү заводларының рентабельлеген арттыру турында Уфадан техник фәннәр докторы Илшад Тиләшев хәбәр итте. Ул эре холдинг составында (ТАНЕКО) һәм үз нефтеннән башка (ТАИФ – НК) булган нефть эшкәртү заводы бизнесының ике моделен сурәтләде. Аның сүзләренә караганда, яңа продуктлар (сыек кокс) җитештерү, шулай ук чималны тирәнтен эшкәртүне арттыру «Татнефть» комплексының өстенлекләренә әверелергә мөмкин. Ә ТАИФ-НКга, аның фикеренчә, гудрон буенча егәрлекне арттырырга кирәк.

Илшад Тиләшев висбрекингны һәм вакуумлы узышны ТАНЕКОда сакларга тәкъдим итә. «Сыек кокс эшләп чыгарырга мөмкин, ул күмернең аналогы булачак, - дип саный ул. - Бу бик мөһим. Бу сайлап алына торган дистиллятларның сыйфатын арттырачак. Новолипецк металлургия комбинаты (НЛМК) әлеге продуктны кокста куллану өстендә эшли инде. «ТАНЕКО»да без яңа продукт һәм яңа базар алабыз. Бөтен технология бар инде».

ТАИФ-НКда пионер технологиясе буенча дөньяда беренче VBCC җайланмаларының берсе төзелгән, дип искәртте нотыкчы. Калдыкларны утильләштерү дә каралган.

«Татнефть» генераль директоры Наил Маһанов хәбәр иткәнчә, бүген металлургиянең ихтыяҗы 2-3 млн.тонна сыек кокс тәшкил итә. Аның сүзләренә караганда, бу технология ТАНЕКОда эшли инде, әмма башкача атала. «Без НЛМК белән берничә контракт төзедек инде, - дип билгеләп үтте ул. - Нотыкчы тәкъдим иткән Концепция безнең стратегиядән аерыла. Без ике металлургия комбинатында кокс омологиясен уздык инде. Тиздән бу продуктны алачакбыз. Тәкъдим ителгән проект нефть химиясе үсеше белән бәйле (висбрекингны ЭЛОУ-АВТКА күчерү)».

«Барыбер хезмәттәшлек итәргә, төрле юллар эзләргә кирәк, базарда вәзгыять үзгәрергә мөмкин», - дип нәтиҗә ясады Рөстәм Миңнеханов һәм ТАИФ-НК, «Татнефтехиминвест-холдинг» һәм «Татнефть»кә бу технологияне карарга тәкъдим итте.

Корылыкка каршы көрәш темасын «Сингер «ПКФ» ҖЧҖ (Зеленодольск) директоры Ренат Хәләпов күтәрде. Аның сүзләренә караганда, «АКВАСИН»ның дым саклый торган полимерлары туфракта, шулай ук үсемлек тамырларында дым һәм җылылыкны нәтиҗәле саклый. Бу продукт гель яки гранула рәвешендә ашламалар куллануның нәтиҗәлелеген арттыра. Экологик куркынычсыз сополимерларны басуларда һәм урманнарда гына түгел, урамнарда да кулланырга мөмкин. Компания Воронеж һәм Липецк шәһәрләрендә эшли.

«Соңгы елларда без мелиорацияне үстерәбез, авыл хуҗалыгында зур эш алып барыла. Без уңышны сезнең продукт ярдәмендә арттыра алыр идек», - дип билгеләп үтте ТР Президенты.

КНИТУ-КХТИның Түбән Кама химия-технология институтының 2030 елга кадәр үсеш стратегиясен НХТУ директоры Илдар Әхмәтов тәкъдим итте. Ул ассызыклаганча, Түбән Кама предприятиеләренә кадрлар җитми һәм талантлы яшьләр комплекслы чаралар ярдәмендә китүне туктатырга тәкъдим итте. Бу проблеманы комплекслы үсеш – НХТУның яңа кампусын төзүдән һәм федераль инфраструктур проектларда катнашудан алып, дуаль белем һәм «акыллы специализация» керткәнче хәл итү планлаштырыла.

«Бу тема нефтьчеләр һәм нефть химиячеләре, Түбән Кама, Әлмәт, Чаллы кебек шәһәрләр өчен бик мөһим, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. - Безнең үсеш ноктасы – нефть химиясе, шиналар җитештерү. Нефть чыгару яхшы, әмма сез җирле нефть химиясе кадрларыннан башка берни дә эшләмисез. Бу программаны өстенлеккә алырга әзер». Ул шулай ук югары уку йортының тулай торагын тәртипкә китерергә һәм «Татнефть» һәм «ТАИФ» компанияләренә проектка кушылырга кушты.

«Своды» цифрлы платформасы эше турында «БАРС Групп» АҖ генераль директоры Тимур Әхмәров сөйләде. Ул дәүләт органнарына салым, бухгалтерия һәм статистик хисапларны җыярга һәм эшкәртергә ярдәм итә. «Җыелма» платформасы Google таблицаларына альтернатива була ала, дип билгеләп үтте телмәрче. Ул чит ил платформаларында мәгълүматларны саклау проблемаларын аерым билгеләп үтте. Т. Әхмәров бу программаны Татарстанда киңрәк кертергә тәкъдим итте. «БАРС Групп» «Татнефть һәм «Химград» технополисы белән хезмәттәшлек итә инде.

Мәскәүнең «Рэдмэдробот инновацияләр» ҖЧҖ генераль директоры Алексей Макин ИТ-кадрларга кытлык темасын кузгатты. Ул Татарстанда предприятиеләрдә цифрлы компетенцияләр үзәкләре булдырырга, шулай ук дәүләт компанияләре һәм ведомстволары җитәкчеләрен укытырга тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов бу инициативаны хуплады.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Девон" МА материалалры буенча.