Татарстан Президенты «Астана» халыкара финанс үзәге белән хезмәттәшлек чаралары планын имзалады

18.08.2021

Бүген Нур-Солтанда Россия-Казахстан сөйләшүләре кысаларында берничә килешү имзаланды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Астана» халыкара финанс үзәге идарәчесе Кайрат Келимбетов Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Астана» халыкара финанс үзәге арасында хезмәттәшлек буенча чаралар планын (юл картасын) имзаладылар. Документ түбәндәге юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне күздә тота: финанс һәм инвестицион үсеш; ислам финанслары һәм яшел финанслар; инновацияләр, цифрлаштыру һәм кеше капиталын үстерү.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин җитәклчелегендәге Россия делегациясе составында Казахстанда эш сәфәрендә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.