Татарстан Президенты Нур-Солтанда Россия – Казахстан сөйләшүләрендә катнашты

18.08.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нур-Солтан шәһәренә эш сәфәре кысаларында Россия - Казахстан сөйләшүләрендә катнашты. Очрашуны РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин һәм Казахстан Премьер-министры Әскәр Мамин үткәрде.

Яклар ике яклы товар әйләнеше күләменең пандемиягә кадәрге чоры күрсәткечләренә чыгуын билгеләп үттеләр. Беренче яртыеллыкта ул 34%ка арткан (13 млрд. доллар).

Татарстан – Россия-Казахстан хезмәттәшлеге структурасында Казахстанның иң эре партнерларыннан берсе. Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан-Казахстан товар әйләнеше 630 млн.доллардан артып киткән (үсеш – 14%).

Рөстәм Миңнеханов элегрәк Россия Федерациясе һәм Казахстан Республикасы җитәкчелегенең ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан-Казахстан хезмәттәшлеген үстерүгә игътибары өчен рәхмәт белдерде.

Россия делегациясе составында шулай ук «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов та бар.

Казахстан Республикасының зур йөк автотехникасы базары «КАМАЗ» ГАҖ өчен элек-электән үк иң күп сыйдырышлы һәм перспективалы, шуңа бәйле рәвештә иң өстенлекле сату базарларының берсе булып тора. «КАМАЗ» ГАҖ продукциясе, нигездә, Казахстанда үз товар үткәргеч челтәре аша сатыла.

«Татнефть» ГАҖ, үз чиратында, шулай ук профильле компанияләр белән тыгыз элемтәләр булдырды. Хезмәттәшлекнең бер юнәлеше – «КазМунайГаз" НК" АҖ белән эшләү. 2021 елның апрелендә битумны модификацияләүдә, адгезивлар, җилемнәр, резиналар һәм экологик чиста шиналар җитештерүдә кулланыла торган бутадиен каучуклар җитештерү проекты буенча хезмәттәшлекнең база шартлары турында килешүгә кул куелды. Проектны тормышка ашыру срогы – 2021-2025 еллар, җитештерү куәте – 186 мең тонна бутадиен каучуклар һәм елына 170 мең тонна изобутан.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев