Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нур-Солтан шәһәренә эш сәфәре кысаларында «Казахстан Республикасы Хөкүмәтенең цифрлы офисы» проекты белән танышты. Презентация «Астана» халыкара финанс үзәгендә узды.
Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Казахстанга Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында килде.
Очрашуда катнашучыларга цифрлы офис нигезендә гамәлгә ашырыла торган илкүләм проектлар тәкъдир ителде. Проектны эшләүчеләр бюрократик модельдән үзәктә кеше булган модельгә күчү мөһимлеген билгеләп үттеләр һәм гражданнар ихтыяҗлары тирәсендә экосистеманың ничек төзелүен күрсәттеләр. Белгечләр проектларның гамәлгә ашырылуын күзәтеп торалар һәм реформаларның илкүләм аналитик үзәге ярдәмендә оператив рәвештә җавап бирәләр.