Рөстәм Миңнеханов Казахстанга эш сәфәренә килде

18.08.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанга эш сәфәренә килде. Нур-Солтан халыкара аэропортында аны Казахстан Премьер-министры Әскәр Мамин каршы алды.

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында. Бүген Халыкара финанс үзәгендә булу, шулай ук Россия - Казахстан сөйләшүләрендә катнашу планлаштырылган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.