Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара шәһәренә эш сәфәре кысаларында яңа «Барс Арена» спорт комплексын ачты.
Спорт объекты күнегүләр һәм баскетбол, волейбол һәм мини-футбол буенча ярышлар өчен билгеләнгән. Моннан тыш, көрәш һәм бокс белән шөгыльләнү өчен зал, шулай ук тренажер залы бар. Бер үк вакытта спорткомплекста 75 кеше шөгыльләнә ала.
Рөстәм Миңнеханов Кукмара халкын яңа спорт объекты ачылу белән котлады, республикада физкультура һәм спортны популярлаштыру буенча зур эш алып барылуын билгеләп үтте. "Бүген Кукмара районы – республикада әйдәп баручы районнарның берсе. Агросәнәгать комплексы, сәнәгать, кече һәм урта бизнес үсә, яңа торак төзелә. Шул ук вакытта спорт белән шөгыльләнү өчен кирәкле шартлар да тудырыла. Бу мәсьәләләр комплекслы хәл ителә", - дип өстәде ТР Президенты.
Шулай ук Кукмара районына эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов "Гаврилов ис. АФ" ҖЧҖ сөт комплексында булды. Яңа ферма төзелеше ике этапта бара. Бүгенге көндә 600 баш мөгезле эре терлек өчен сыер абзары, бозаулату бүлеге һәм кирәкле инфраструктура: дизельер, санпропускник, су манарасы төзелгән. Инвестпроектның икенче этабында ел саен 10 мең тоннага кадәр сөт җитештерү планлаштырыла. Сөт комплексы территориясендә Татарстан Республикасы Президенты авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Урып-җыю кампаниясенең нәтиҗәләре һәм киләчәк чәчү эшләре турында фикер алыштылар.
Шулай ук Татарстан Президенты металл савыт-саба җитештерү буенча «Расплав» ҖЧҖнең яңа җитештерү мәйданчыгында булды. Җитештерү автоматлаштырылган линия белән җиһазландырылган. Товар продукциясенең нигезен кастрюльләр, табалар, аш-су савыт-сабасы, чәйнекләр, туризм өчен товарлар һ.б. лар тәшкил итә.