Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәренә килде. Визиты барышында ул РФ Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры урынбасары Андрей Гурович белән очрашты һәм аның белән бергә «КАМАЗ» фәнни-җитештерү үзәгендә булды.
Андрей Гурович Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының зур делегациясен җитәкли, ул бүген «КАМАЗ»да булды. Төп максаты – яңа буын янгын һәм авария-коткару техникасын булдыру кысаларында Россия ГХМ һәм «КАМАЗ» ГАҖ арасындагы хезмәттәшлек, шулай ук компаниянең топ-менеджерлары белән алдагы хезмәттәшлекнең төрле мәсьәләләре буенча киңәшмәләр уздыру.
Рөстәм Миңнеханов һәм Андрей Гурович компаниянең фәнни-техник үзәген карадылар, анда аларга «КАМАЗ» автомобильләренең яңа модельләрен, шул исәптән яңа янгын сүндерү-коткару техникасы үрнәкләрен һәм пилотсыз автомобильләрне күрсәттеләр.
Аннары Татарстан Республикасы Президенты һәм Россия ГХМ башлыгы урынбасары «Вираж» автодромына юнәлделәр, анда «КАМАЗ-Мастер» командасы белән очраштылар һәм узышларда катнашучы машиналарда йөрделәр.
Ахырда Рөстәм Миңнеханов һәм Андрей Гурович, хезмәттәшлекнең киләчәк юнәлешләре турында фикер алышып, очрашу уздырдылар.