Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша «Россия – спорт державасы» халыкара спорт форумын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты. Утырыш Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко рәислегендә узды.
«Россия – спорт державасы» форумы Казанда 2021 елда Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләренең беренче уеннарын уздыру вакытында узачак.
Дмитрий Чернышенко үзенең сәламләү сүзендә «Россия - спорт державасы» форумы мәйданчыгында 2,5 меңгә якын кунак һәм катнашучылар, шулай ук оештыручыларны, персоналны һәм Казанда яшәүчеләрне исәпкә алып, 5 меңгә кадәр кеше көтелә, дип билгеләп үтте. Шуңа күрә оештыручыларның төп бурычы – санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәү.
«Бүген без әзерлекнең югары дәрәҗәсен билгелибез. Йөзләгән волонтер җәлеп ителгән, кунакчыллык программасы әзерләнгән. Форумда халыкара һәм Россия спорт федерацияләре җитәкчеләре, танылган спортчылар, экспертлар, субъектлар башлыклары катнашачак. Бай эшлекле программа Россиядә һәм дөньяда спортны үстерүнең иң актуаль мәсьәләләре буенча күп санлы чараларны үз эченә ала", - диде Дмитрий Чернышенко.
Шулай ук РФ вице-премьеры Спорт министрлыгына Россия субъектлары арасында алга таба форумны үткәрү хокукына гариза бирү кампаниясен үткәрүне тәэмин итәргә кушты.
Рөстәм Миңнеханов 2009 елда Казанда Бөтендөнья җәйге Универсиада алдыннан беренче Халыкара спорт форумы узганын искә төшерде. Шул вакыттан бирле Татарстан 100дән артык халыкара ярышларны кабул итте һәм Россиянең иң спорт төбәкләреннән берсе статусына лаек булды.
"Һөнәри һәм массакүләм спортны үстерү – республикада өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Россия Спорт министрлыгы һәм башка федераль министрлыклар ярдәме белән бездә төрле программалар һәм проектлар гамәлгә ашырыла, алар ярдәмендә спорт өлкәсендә иң югары нәтиҗәләргә ирешү һәм халыкны физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү өчен уңайлы шартлар тудырылган», - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан «Россия – спорт державасы» форумын иң югары дәрәҗәдә уздыру өчен бөтен көчен куячак.
Аннары утырышта катнашучылар форумның эшлекле программасы, кунаклар һәм катнашучылар иминлеген тәэмин итү, шулай ук башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Белешмә өчен:
«Россия – спорт державасы» халыкара спорт форумы спорт тармагында төп вакыйга һәм Россия Федерациясендә физик культура һәм спорт тармагын үстерү перспективалары һәм төп темалар буенча фикер алышу өчен иң зур мәйданчык булып тора. Ул ел саен 2009 елдан бирле үткәрелә. Беренче форум Казанда үткәрелде, аннан соңгы чаралар Мәскәү, Саранск, Якутск, Чабаксар, Доброград (Владимир өлкәсе), Ульяновск һәм Түбән Новгород шәһәрләрендә узды. 2020 елда яңа коронавирус йогышы таралуга бәйле рәвештә форум үткәрелмәде.
2021 елда "Россия – спорт державасы" Казанда 8-10 сентябрь көннәрендә узачак. Төп үткәрү урыны итеп «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге билгеләнгән.
4-11 сентябрьдә Казанда БДБ илләренең беренче уеннары узачак, анда 10 илдән 1,5 меңнән артык спортчы катнашачак.