Урып-җыю кампаниясенең барышы, терлек азыгы әзерләү һәм алда торган көзге чәчүгә әзерлек хакында ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-миистры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Министр бөртекле культураларны урып-җыю төгәлләнү стадиясендә, дип белдерде. Бүгенге көндә бөртеклеләр барлык мәйданнарның 87%да яки 1,4 млн гектарда җыеп алынган. 2,1 млн тонна ашлык суктырылган. Уңыш гектарыннан уртача 15,6 ц тәшкил итә.
Уртача уңыш күләме буенча лидерлар өчлегенә Тукай (22,5 ц), Тәтеш (22,1 ц) һәм Чистай (20 ц) районнары керә. Иң түбән күрсәткечләр Әлмәт (8 ц), Югары Ослан (9,9 ц) һәм Кайбыч (10,7 ц) районнарында.
Эшнең югары дәрәҗәдә оештырылуы Сарман, Зәй һәм Нурлат муниципаль районнарына бөртеклеләрне урып-җыю эшләрен оптималь срокларда төгәлләргә мөмкинлек бирде. Чистай (98%), Минзәлә (97%) һәм Спас (95%) районнарында да урак төгәлләнеп килә.
Марат Җәббаров билгеләгәнчә, аномаль һава шартлары пландагы күрсәткечләргә тискәре йогынты ясаган. Ул хуҗалык җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, алга таба дым туплау һәм саклау технологияләре кулланыла торган мәйданнарны арттырырга чакырды.
Уҗым культураларын чәчү срогы җитә. 530 мең гектарда бөртекле уҗым культуралары, шулардан – 415 мең гектарда көзге бодай, 113 мең гектарда көзге арыш чәчү планлаштырыла. Көзге чәчүгә 130 мең тонна чәчүлек кирәк.
Марат Җәббаров терлек азыгы әзерләү мәсьәләсенә аерым тукталды. Бүгенге көнгә 1 шартлы башка 13 ц азык берәмлеге әзерләнгән (42%).