Казанда БДБ илләре уеннарында ун илдән килгән спортчылар катнашачак

10.08.2021

4-11 сентябрьдә Казанда беренче БДБ илләре уеннары узачак. Биредә ун илдән 1,5 мең спортчы катнашыр дип көтелә.

“БДБ илләре уеннары беренче мәртәбә былтыр уздырылырга тиеш иде. Пандемия аркасында ул ике мәртәбә кичектерелде. Мин уеннарның бу юлы төгәл булачагын ышандыра алам. Аларны уздыру карары БДБ илләре хөкүмәтләре тарафыннан расланды”, - диде Татарстанның спорт министры Владимир Леонов республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Министр сүзләренчә, 10 илнең - Россия, Азәрбәйҗан, Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстанның катнашуы расланган. БДБ илләреннән бары тик Украина катнашырга теләк белдермәгән.

“16 спорт төре буенча ярышлар булачак. 184 медальләр комплекты уйнатылачак. 1,5 мең спортчы катнашыр дип көтелә. Күптән түгел Олимпиада узганга күрә, уеннарда юниорлар - 23 яшькәчә спортчылар киләчәк дип хәл ителде”, - диде Владимир Леонов.

Спорт уеннарын уздыруда меңнән артык волонтер, биш йөзләп хөкемдар эшләячәк. Казанның 11 спорт корылмасы кулланылачак. Алар барысы да әзер. Әлеге спорт уеннары өчен аерым төзелеш, реконструкция эшләренең кирәге чыкмаган. Спортчыларны Универсиада авылында һәм, өлешчә генә, Иннополис университетының кампусында урнаштырачаклар.

Владимир Леонов сүзләренчә, уеннар, нигездә, федераль бюджет хисабына узачак. Татарстан исә спортчыларны һәм рәсми затларны урнаштыру һәм тукландыру чыгымнарын үз өстенә алачак.

Татарстанның спорт министры Владимир Леонов Казанда узачак беренче БДБ илләре уеннарына көрәш кергәнен әйтте.

Казанда 4-11 сентябрьдә узачак БДБ илләре уеннарына билетлар 12 августта сатуга чыгачак.

Пандемия шартларында трибуналарны яртылаш кына тутыру рөхсәт ителгән. Владимир Леонов җанатарлардан прививка турында белешмә соралмаячагын әйтте. Уеннарны карарга килгән кешеләргә битлек кию һәм башка санитар таләпләрне үтәү мәҗбүри булачак.

 

 

 


“Татар-Информ” МА