Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең волейбол буенча ирләр җыелма командасын Токиода узган Олимпиадада көмеш медальләр яулаулары белән котлады. Искәртик, команда составында «Зенит-Казан» клубы уенчылары катнашты. Рөстәм Миңнеханов шулай ук Бөтенроссия волейбол федерациясе президенты Станислав Шевченкога, Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшинга, Татарстан Республикасы «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте иҗтимагый оешмасы советы рәисе Әсгать Сәфәровка һәм «Зенит-Казан» волейбол клубы президенты Рәфкать Кантюковка котлау телеграммасы юллады.
"Хөрмәтле Станислав Владимирович, Фәрит Хәйрулла улы, Әсгать Әхмәт улы һәм Рәфкать Габделхәй улы! Кадерле спортчылар!
Сезне, барлык тренерлар штабын, Россиянең волейбол буенча ир-атлар җыелма командасын Токиода узган Олимпиадада көмеш медальләр яулавыгыз белән котлыйм. Бу көннәрдә хәтта волейболдан ерак булган россиялеләр чын күңелдән югары осталыкка, команда рухына, спортчыларның ныклыгына сокланды. Җиңел булмаган шартларда, трибуналарда җанатарлар ярдәменнән башка команда характер, бердәмлек күрсәтте һәм планетаның иң көчле җыелма командалары белән гадел компромисссыз спорт көрәшендә бик лаеклы нәтиҗә күрсәтте.
Бу - Россия спортының чираттагы зур казанышы, федерациянең илдә волейболны үстерү буенча күпьеллык нәтиҗәле системалы эше нәтиҗәсе. Татарстан волейбол сөючеләренә «Зенит-Казан» клубының өч уенчысы Максим Михайлов, Артем Вольвич һәм Валентин Голубевның Олимпия медаленә үз өлешләрен кертүләре аеруча куанычлы.
Матур, мавыктыргыч матчлар өчен рәхмәт сезгә. Федерация коллективына илнең спорт потенциалын арттыру өчен алга таба да нәтиҗәле эшләр, ә волейболчыларга – бәхет, сәламәтлек, спорт уңышлары, спортта һәм тормышта җиңүләр телим.
Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов".