Татарстан Президенты Каспий клубында катнашучылар белән очрашты

29.07.2021

Татарстанның халыкара транспорт системаларына, шул исәптән «Төньяк-Көньяк»ка кертелүе халыкара транспорт проектларының активрак үсешенә ярдәм итәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Төньяк ‒ Көньяк» Каспий халыкара интеграцион клубы пленар сессиясендә хәбәр итте.

Чара «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты кысаларында узды.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Каспий төбәге Россиянең сәүдә-икътисадый багланышлары гамәлгә ашырыла торган төп Евразия транспорт коридорларының кисешү урыны, Европадан Азиягә үзенчәлекле күпер булып тора. Иң мөһим коридорларның берсе – «Төньяк-Көньяк».

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, «Төньяк-Көньяк» коридорының нәтиҗәле товар үткәрү системасын формалаштыру өчен транспорт коммуникацияләрен үстерү мөһим. Моның өчен транспорт инфраструктурасының югары технологияле объектларын һәм мультимодаль товар бүлү үзәкләрен булдыру кирәк.

«Татарстан үзенең үсеш алган сәнәгать һәм транспорт инфраструктурасына ия. Шулай ук бездә трансконтиненталь транспорт коридорлары системасында төен урынын алырга мөмкинлек бирүче икътисадый-географик хәл дә отышлы. Без җир өсте, һава һәм су транспортының барлык төрләрен үз эченә алган тармаклы транспорт челтәренә ия», - диде ТР Президенты.

Ул бүген республикада гамәлгә ашырыла торган кайбер эре проектларны атады. Шулай итеп, «Европа – Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт коридоры кысаларында М-12 трассасы төзелеше бара. Свияжск төбәкара мультимодаль логистика терминалы киләчәктә Идел буе төбәгендә йөк ташуның транспорт-логистика системасының үзәге булырга мөмкин. Ә 2019 елда «Казан» халыкара аэропорты базасында Европа һәм Азиядән авиация чараларында йөк ташуларын оештыру өчен транспорт төенен төзүгә керештеләр.

«Татарстанның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге безнең республикага чит илләр ягыннан кызыксыну уята. Бездә Ислам дөньясы белән динамик элемтә урнаштырылган, Европа, Азия, Америкадан партнерлар күп. Шулай ук Каспий буе дәүләтләре белән киң хезмәттәшлек җайга салынган. Казахстан, Төрекмәнстан, Әзәрбәйҗан, Иран һәм чиктәш дәүләтләр – безнең күптәнге һәм ышанычлы партнерлар», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев