Татарстан торак тапшыру буенча Рәсәйдә беренче урынга чыкты
02.08.2008
2008 елның 1 нче августына Татарстанда 1327 мең кв. метр торак, ягъни агымдагы елга планлаштырылган күләмнең 62 проценты тапшырылган. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәтендә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә шушындый мәгълүматлар яңгырады.
“Бүгенге көндә без Россия Федерациясендә дүртенче урында торабыз. Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Краснодар крае гына бездән алда бара, ләкин җан башына исәпләсәк, алар белән чагыштырганда, без Рәсәйдә беренче урында торабыз”, - диде Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин һәм, шушыларга өстәп, республиканың торак тапшыру буенча узган ел күрсәткечләрен 26 % ка узып баруын әйтте.
Үзенең докладында министр Татарстан Республикасы Президенты җитди игътибар бирә торган өч торак йортны төзү белән бәйле ситуациягә тукталды.
Гомуми мәйданы 35 мең кв. метр булган беренче йортның төзелеше Казанда бара. “Эшләр 2 сменада оештырылды, котлован 100 % ка эшләнде. 259 млн. сум чамасы акча бүлеп бирелде”, - диде министр.
Алабугада төзелергә тиешле 13 мең квадрат метр мәйдандагы 200 фатирлы икенче йортка килгәндә, барысы да инде 1 нче августка әзер булып, җитештерү өчен тапшырылырга тиешле проект-смета документларына килеп төртелә. “Электр белән тәэмин итү челтәрләреннән кала, тоташтыруга караган техник шартлар хәл ителде. Нуль циклындагы эшләр алып барыла. Эш тулы көн озынлыгы – 16 сәгать буена оештырылды. Объект 91 млн. сумга финансланды”, - дип өстәде Марат Хөснуллин.
207 фатирлы өченче йорт Зәй районында төзелә. Әлеге объектны финанслауга 76 млн. сум бүлеп бирелгән, эшләр тәүлек буе бара.
Министрлык башлыгы агымдагы көндә проект документларының йортлар төзелешеннән шактый артта калуын ассызыклап үтте. “1 нче августка булган мәгълүматларга караганда, Дәүләт торак фонды программасы буенча гомуми мәйданы 672 мең кв.метр булган 93 объектта фактик төзелеш алып барыла. Гомуми мәйданы 103 мең квадрат метр булган 13 проект буенча туры килү турындагы нәтиҗәләр бирелгән. Һәрвакыт бер үк нәрсә турында сөйләшәбез, ләкин бездә документлар төзелештән шактый артта кала”, - дип билгеләп үтте Марат Хөснуллин.
Коммерцияле күпкатлы төзелешкә килгәндә, Дәүләт төзелеш күзәтүе мәгълүматлары буенча республикада гомуми мәйданы 992 мең кв. метр тәшкил иткән 156 объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә. Дәүләт төзелеш күзәтүе Инспекциясе тарафыннан гомуми мәйданы 510 мең квадрат метр булган 65 объект буенча туры килү турындагы нәтиҗәләр бирелгән, шул исәптән Казанда – гомуми мәйданы 206 мең квадрат метр булган 24 объект буенча.
“Объектларның яртысы буенча гына дөрес төзелгән документлар булу безне чын-чынлап куркыныч астына куя, киләсе елда бу объектларны сафка бастыру безгә бик авыр булачак”, - дип, үз фикерен белдерде министр.
Марат Хөснуллин сүзләренә караганда, озакка сузылган дөньякүләм ипотека кризисы республикада төзелеш сроклары һәм күләмнәре акрынаюга китергән. “Кайбер районнар буенча алданган өлешләп түләүчеләрнең саны арту мөмкинлеген искәрткән борчулы хәбәрләр килә башлады”, - диде ул.
Татарстанда “Агросәнәгать комплексының үсеше” дигән программа кысаларында 1 нче августка 1231 яшь гаилә, шул исәптән яшь белгечләр дә, тормыш шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип табылган, ә муниципаль берәмлекләр тарафыннан 1850 яшь гаилә һәм белгечләр өчен тормыш шартларын яхшыртуга гаризалар бирелгән була. Әлеге юнәлеш буенча еллык лимит 1225 млн. сумга кадәр җиткерелгән.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин үзенең докладында киңәшмәгә җыелучыларның игътибарын республика агросәнәгать комплексына торак тапшыру мәсьәләләренә юнәлтте. “Без 4848 гаилә өчен торак төзелергә тиешлеген беләбез. Бу максатны тормышка ашыру өчен, 2 млрд. 800 млн. сум бүлеп бирелгән. Алар инде башкаручыларга күчерелгән, ләкин 899 объектта төзелеш эшләре әле хәзергә кадәр башланмаган”, - диде ул.
Республикада торак тапшыру белән бәйле ситуациягә Дәүләт торак фонды тарафыннан Тәлгать Абдуллин болай дип ачыклык кертте: “Мин проблемалы мәсьәләләр күрмим. Барысы да оператив тәртиптә чишелә”.
"Татар-Информ"