Татарстанда, медицинада куллану өчен, мамык целлюлозасыннан ясалган “Целоформа” порошоксыман даруын җитештерү җайга салынырга мөмкин

01.08.2008

Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды” коммерцияле булмаган дәүләти оешмасының Химаячеләр советы утырышын үткәрде.
Химаячеләр советы әгъзалары республикада кече эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү буенча традицион мәсьәләләрне карадылар, шулай ук киләсе яртыеллыкка лизинг нигезендә җитештерү средстволарына капитал салу юлы белән кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү программасын гамәлгә ашыру кысаларында “Татарстан Республикасы кече бизнесының лизинг компаниясе” ҖЧҖенең өстенлекле юнәлешләрен билгеләделәр.
Утырыш ахырында Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды (ТР ИВФ) директоры Айнур Айделдинов журналистларның исләренә төшергәнчә, фонд инде өч елдан артык яшәп килә, гомуми финанславы якынча 2 млрд. сум тәшкил иткән 150 проект бүген гамәлгә ашыру стадиясендә.
“Бүген утырышта без кайбер проектлар буенча арадаш хисапларны карап чыктык, - диде ул. – Берничә проект буенча аларны алга таба озата бару – нинди фәнни институтка бирелүләре һәм аларның киләчәктә финансланулары турында фикер алышу булды. Безнең төп максат - бу эшләнмәләрнең кулланучыга барып җитүе”.
Сорауларга җавап биреп, Айнур Айделдинов якындагы арада фәнни нигезе булган ике проектның гамәлгә ашуы мөмкин булуын хәбәр итте.
Болар – “Дисколет” вертикаль очыш һәм төшү самолетының очкыч моделен сынау” инновацион проекты (Туполев исемендәге КДТУ базасында эшләнгән) һәм мамык целлюлозасыннан ясалган “Целоформа” порошоксыман даруын җитештерү һәм медицина практикасында куллану проекты (КДМУ базасында эшләнгән).
Айделдинов әфәнденең сүзләренә караганда, бүген Татарстан Республикасы Инвестфондының Химаячеләр советы “Целоформа” проекты буенча хисап кабул иткән, проект буенча бөтен эшләр төгәлләнгән. Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондына әлеге препаратны Татарстан Республикасы территориясендә җитештерү буенча уртак предприятие (“Ак Барс” банкы белән берлектә) төзү мөмкинлеген җентекләп өйрәнергә кушылган.
“Дисколет” вертикаль очыш һәм төшү самолетының очкыч моделенә килгәндә, ул, чынлап та, игътибарга лаек һәм фәнни эшләнмәләр арасында аеруча зур кызыксыну уята”, - дип әйтте Айнур Айделдинов.
Татарстан Республикасы Инвестфондына, тикшеренүнең фундаменталь өлешен алып бару өчен, проектны финанслауның башка механизмнарын ачыкларга кушылды. Татарстан Республикасы ИВФ директоры бу проект буенча эшләнмәләрнең инде 15 ел дәвамында алып барылуын искә төшерде.
Моннан тыш, Айнур Айделдинов Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды Химаячеләр советының “Комбиазык заводын реконструкцияләү” (“Ашлык продуктларының Яр Чаллы комбинаты” ААҖ) проекты буенча арадаш хисапны раславын хәбәр итте һәм бу юнәлештә эшне дәвам итәргә кушты.
Татарстан Республикасы ИВФ ның Химаячеләр советы әгъзалары шулай ук Татарстан Республикасына чит ил инвестицияләрен кертү программасын гамәлгә ашыру һәм “Проектлаштыру һәм машина төзү эшләнмәләрен җитештерү” дигән III Халыкара фәнни-гамәли конференциясен оештыру һәм үткәрү максатында, уртак “Кувейт-Татарстан Инвестиция компаниясе”н оештыру мәсьәләсен тикшерде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте