Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «21 гасыр онкологиясе. Гамәли сәламәтлек саклауда медицина фәненең инновацияләре» дигән темага "түгәрәк өстәл" утырышында катнашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.
Сәламәтлек саклау системасын ныгыту, яман шеш авыруларына каршы көрәш мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Очрашуда катнашучылар яман шеш авырулары белән авыручылар санының артуы – илкүләм гомуми проблема, дип билгеләп үттеләр.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанның белгеч онкологлары Россиянең һәм чит илләрнең әйдәүче оешмаларыннан килгән коллегалар белән актив хезмәттәшлек итәләр, бу хезмәтнең алга таба үсешенә ярдәм итә. Төбәктә онкология хезмәтен үстерүгә, аның матди-техник базасын ныгытуга зур игътибар бирелә.
Татарстан Президенты конференциядә катнашучыларга Татарстан Республикасы онкология хезмәтенең 75 еллыгы елында уздырыла торган чарага чакыруны кабул итүләре һәм килүләре өчен рәхмәт белдерде.
Очрашуда шулай ук ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашты.