Рөстәм Миңнехановка Казансу елгасының уң як ярында территорияне үстерүнең иң яхшы концепциясенә халыкара архитектура конкурсы нәтиҗәләрен тәкъдир иттеләр

08.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Казансу елгасының уң ярында территорияне үстерү концепциясен тәкъдир иттеләр.

Очрашу Казан Ратушасында узды, анда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

Видеоконференцэлемтә режимында чарага чит ил һәм Россия архитектура бюролары вәкилләре дә кушылды.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Казансу елгасының уң як ярында территорияне үстерүнең иң яхшы концепциясенә ачык халыкара архитектура конкурсы игълан ителгән иде. Казан мэры Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, конкурска 188 гариза бирелгән. 50дән артык эш сайлап алынган, шорт-биткә 23 проект кергән. Озак еллар эшләгәннән соң жюри берничә эш сайлап алган.

Нәтиҗәдә, җиңүче алты проект һәм бер проект җентекле эшләнгәне өчен сайлап алынган. Шулай итеп, беренче урын беркемгә дә бирелмәгән. Икенче урынны да өч проект бүлешкән, өченче урынны да тагын өч команда арасында бүлешкәннәр.

Проектлар турында җентекләбрәк Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина сөйләде. Ул, аерым алганда, архитекторларның эшләнмәләренә билгеле бер таләпләр куелуын билгеләп үтте. Шулай итеп, конкурсны оештыручылар территориянең кабатланмас силуэтын, шулай ук яр буе (шул исәптән 12 парк зонасы да) өзексез  булуын исәпкә алуны сорадылар, урынның аүзенчәлеген күрсәтүләрен сорадылар.

Уникаль архитектура ансамблен Казансу елгасының уң як ярында (Казан Кремле каршында) Сибгат Хәким урамы, «Ривьера» кунакханә комплексы, Казансу акваториясе һәм булачак «Горизонтлар паркы» (француз архитекторы Мишель ПЕН проекты) булдыру планлаштырыла.

«Скуратов архитектурс» компаниясе президенты Сергей Скуратов, бәйгенең жюри әгъзаларының берсе буларак, конкурсның сирәк форматта булуын һәм идеяләр конкурсы булырга тиешлеген билгеләп үтте.

Архитектура бюролары вәкилләре билгеләп үткәнчә, конкурс архитектура үсешенең яңа векторын – табигать белән үзара бәйләнешне биргән. Бүген бу юнәлеш бөтен дөньяда бар, бигрәк тә пандемия чорында, ачык киңлекләр җитмәүне тойганда, ул актуаль.

«Zaha Hadid Architects» (Бөекбритания) башкарма директоры Кристос Пассас «Конкурс Казан үсешендә борылыш ноктасы була ала», дип ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, конкурс бик профессиональ дәрәҗәдә үткәрелгән һәм күп кенә яңа идеяләргә старт бирелгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, барлык катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм Казансуның уң яры – чыннан да уникаль участок, дип ассызыклады. «Мондый участок бүтән юк, - диде ул. – Һәм без аны ничек формалаштыруыга күп нәрсә бәйле булачак. Мин белгеч түгел, әмма миңа тәкъдим ителгән барлык проектлар да ошады, һәрберсеннән яңа идеяләр белән танышырга мөмкин. Бу – безнең өчен яхшы мәктәп. Конкурс – ул ниндидер нигез, һәм барысы да аннан яңа белемнәр, территорияне яңа күзаллау алачак".

Рөстәм Миңнеханов Казан мэры Илсур Метшинга конкурсны оештыруда һәм үткәрүдә катнашулары өчен рәхмәт белдерде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.